erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Арча йолдызлары-2024» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

“Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турлары алдыннан районыбызда “Арча йолдызлары” район бәйге-фестивале үткәрелә

4 март көнне район мәдәният йортында "Арча йолдызлары-2024" бәйгесенең гала-концерты узды. Сайлап алу турларында лауреат исеменә лаек булучы йолдызчыклар бүләкләнде биредә.    

Быел сайлап алу турлары традиция буенча Арча балалар сәнгать мәктәбендә өч көн дәвамында барды. Әлеге көннәрдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм районыбыз мәктәпләрендә укучылар чыгыш ясады.

Чыгышлар “Вокал соло”, “Вокал ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс”, "Инструменталь ансамбльләр" номинацияләре буенча бәяләнде. Өч көн буе берсеннән-берсе талантлы яшь башкаручы, сәләтле биюче һәм нәфис сүз осталарының чыгышларын игътибар белән күзәтүче жюри әгъзаларына катлаулы эшләрнең берсе – чыгышлар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу иде. Алар әйтүенчә, биредә катнашкан һәр бала йолдыз булырга лаеклы.

Бәйгенең төп максаты – районда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм районыбыз мәктәпләрендә укучылар арасында сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне эзләү һәм аларның сәләтләрен үстерү.

"Арча йолдызлары-2024" бәйгесенең гала-концертында 1нче дәрәҗә лауреат исемен яулаучылар тамашачыга берсеннән-берсе матур чыгышлар бүләк итте. Әлеге йолдызчыклар “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Балтач районыныда узачак зона турларында катнашачак. Алар 9 марттан башлана. 1,2,3 дәрәҗә лауреат булучылар дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2024 елның “Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә Арча районын тәкъдим итүче яшь талантлар исемлеге:

"Вокал" номинациясендә
1.    Сайфуллин Рәсүл                           13.    Әхмәтгалиев Адель
2.    Иванова Валерия                           14.    Надыршина Зилә 
3.    Гафиуллина Диана                         15.    Асатова Асель 
4.    Фәйзиева Ралина                           16.    Исламов Самат 
5.    Әхмәдиева Гүзәл                           17.    Назимуллин Самат
6.    Гатауллин Камиль                          18.    Фатыхова Камилә
7.    Губаева Ясминә                             19.    Төхфәтуллина Зилә
8.    Миннуллина Жасмин                     20.    Хәкимуллина Лиана
9.    Вәлиева Сөмбел                            21.    Котдусова Мәрьям
10.    Нуретдинова Аделина                 22.    Ибраһимова Әминә
11.    Әхмәтҗанов Рамиль                    23.    Гатауллина Адилә
12.    Шәйхетдинов Кәрим

"Вокальные ансамбльләр" номинациясе
24.     «Кунелле балачак» вокальный ансамбле (Арча балалар сәнгать мәктәбе) 
25.     «Зиннәт» вокальный ансамбле (Арча укучылар сарае)

"Конферанс" номинациясе
26.    Кочурова Ольга и Магсумов Ирек  
27.    Фатаххова Айгөл и Халиуллин Ислам
28.    Вәлиев Гаяз
29.    Сабиров Ильяс
30.    Гильмутдинова Замира  и Шаймуллин  Ильяр 
31.    Котдусова Саида , Гиззатов Әмир
32.    Вәлиева  Зифа  
33.    Махмутова Ильвина 
34.    Гаптелбаров Ранель  

"Хореография" номинациясе
35.     «Максюта дэнс» коллективы
36.     «Изумруд» коллективы (Балалар сәнгать мәктәбе)
37.      "Сөембикә гөлләре" кече төркем (Укучылар сарае)
38.      "Сөембикә гөлләре" уртанчы төркем (Укучылар сарае)
39.   «Аллегро» кече төркем (Район мәдәният йорты)
40.   «Аллегро» уртанчылар төркеме (Район мәдәният йорты)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X