erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча Казансу паркында

Иртән чәемне эчтем дә, Казансу паркына йөрергә төшеп киттем.

Кичә кичке сәгать 6 тулгач төшкән идем. Казансу паркы шау итеп тора иде. Балалар уйный, яшьләр атынгычларда атына, өлкәнрәкләр кайсы йөри, кайсы эскәмиядә сөйләшеп утыра. Йөгерүчеләр, йөрүчеләр, велосипедта йөрүчеләр дә бар. Ә бүген иртән сәгать 7 тулып киткәч төштем. Казансу паркында тынлык хөкем сөрә иде. Кошлар сайрый, кемдер йөгерә, ә кемдер тренажерларда шөгыльләнә. Мин үзем ике-өч әйләнәне йөреп киләм дә, азрак тренажерларда шөгыльләнеп алам. Тренажерлар янына килгәндә бер егет бик каты күнегүләр ясый иде. Аның күнегүләр ясавына игьтибар итми мөмкин түгел иде. Сөйләшеп киттек. Альберт Зарипов булып чыкты ул. Арчадагы бер кафеның хуҗасы. Республика күләмендәге 10км.20км.марафонда да катнаша. Арчадан өч егет Эльбрус тавына да менгәннәр. Әмма башына кадәр менеп җитә генә алмаганнар. Бураннар комачаулап, аздан гына калганнар. Күнегүләр, йөгерү миңа күңел күтәренкелеге, көч, яшәү энергиясе бирә ди ул. Тренажерларда янәшәдә тагын ике ир-егет шөгыльләнә иде. Алар: Исмәгыйль Сафин һәм Динар Минхәиров. Күптәнге танышлар. Стадионда очрашканнар. Исмәгыйль йөгерә, Динар велосипедта. "Күңел күтәренкелеген, уңай энергияне спиртлы эчемлекләр кулланудан түгел, спорттан, йөрү-йөгерү, физик күнегүләрдән алырга кирәк", - диләр алар. Без егетләргә исәнлек-саулык телибез һзм башкаларны да спорт белән шөгыльләнергә чакырабыз. Исән-сау булыйк!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X