erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча кызы Татарстан данын яклап җиңү яулады

Сентябрьдә Мордовия Республикасында “Яшь профессионаллар” WorldSkills милли чемпионатының финал ярышлары узды.

Анда гомуми медальләр саны буенча Татарстан Республикасы командасы икенче урын яулады.

Гомуми команда рейтингын төзегән вакытта яз көне узган Милли чемпионат финалына тиңләштерелгән ярышлар нәтиҗәләре дә кертелгән. Аларда Арча педагогия көллияте студентлары 2 алтын, бер көмеш медаль яулаган. Яз көне Милли финалга тиңләштерелгән ярышларда “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” юнәлеше буенча алтын медаль яулаган Зилә Әдһәмова бүген инде Арчаның 6нчы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта икән. Ә “Физик тәрбия, спорт һәм фитнес” юнәлеше буенча яшүсмерләр арасында көмеш медаль алган Миләүшә Фәтхрахманова педагогия көллиятенең 1нче курсында укый. Ярышларга барганда ул гимназия сыйныфларының 9нчы сыйныфында укыган.

Сентябрьдә узган X юбилей Милли финалында исә “Мәктәпкәчә тәрбия бирү” юнәлеше буенча Татарстан флагы астында Арча педагогия көллиятенең 1нче курс студенты Светлана Жарова катнашып, алтын медальгә лаек булды.

Без Светлана Жарова һәм аның укытучысы Гөлназ Нуретдинова белән очрашып сөйләштек.  

“Чемпионатта катнашу – ул һөнәри үсеш”

Гөлназ Нуретдинова Арча педагогия көллиятендә рус теле һәм әдәбияты укыта. “Яшь профессионаллар” милли чемпионатының “Мәктәпкәчә белем бирү” юнәлеше буенча белгеч буларак ул җиденче елын катнаша. Светлана Жарованы да ярышларга әзерли ул.

 “Мәктәпкәчә белем бирү Арча педагогия көллияте өчен әле чагыштырмача яшь юнәлеш булуга карамастан, без ел саен әлеге чемпионатта уңышларга ирешәбез, – дип сөйләде Гөлназ Нуретдинова. – Иң беренче елда гына урын ала алмадык. Ул безнең өчен тәҗрибә туплау, җибәргән ялгышларыбызны аңлау елы булды. Икенче елны инде без “Һөнәри осталык өчен” медале яуладык. Аннан соңгы катнашучыларыбыз бронза медальләр алды. Быел Светлана алтын медальгә лаек булды. Бу безнең өчен бик зур дәрәҗә. Милли финалга чыгу җиңел түгел. Ул зур тырышлык сорый. Башта төбәк этабы, аннары сайлап алу этабын узарга кирәк. Төбәк этабында алтын медаль яулаган катнашучылар сайлап алу этабына уза. Бары тик иң яхшылар гына Милли финалда чыгыш ясау хокукын яулый. Төбәк этабы узган елның ноябрь аенда узды. Анда Татарстанның педагогия көллиятләрендә укучы студентлар катнашты. Анда алтын медаль яулап, Светлана сайлап алу этабына үтте. Ул март аенда Иркутск өлкәсендә узды. Анда Россиянең 69 төбәгеннән килгән катнашучылар арасыннан Милли финалда катнашу өчен 10 иң яхшыларны сайлап алдылар. Әлеге исемлеккә Светлана да керде. Ярышларда ул Татарстан Республикасын яклап чыгыш ясады һәм җиңүгә иреште.

Әлеге җиңү артында озын һәм тырыш хезмәт ята. Чемпионатта катнашучылар төрле җиһазлар, роботлар белән эшли, монтаж ясый белергә тиеш. Шулай ук нык ихтыяр, төрле каршылыкларны җиңеп чыга белү, башкаларның тәҗрибәсен үз эшчәнлегеңдә куллана белү кебек сыйфатларга ия булырга кирәк. Чемпионат биремнәре ел саен катлаулана, үзгәрә. Аларны башкарып чыгу өчен үз өстеңдә гел эшләргә кирәк. Светлана белән без инде бер генә ел әзерләнмибез. Ул максатчан кеше. Без аның белән инде чемпионатта 2020 елдан бирле катнашабыз. Бу җиңүгә дә әкренләп, баскыч арты баскычка күтәрелеп килде.

“Яшь профессионаллар” чемпионаты – ул һөнәри үсеш. Телисеңме, теләмисеңме, анда өйрәнергә, яңалыкларны үзләштерергә, һәрвакыт эзләнергә туры килә. Шулай ук ул тәҗрибә уртаклашу да. Чемпионатка әзерләнгән вакытта төрле җиһазлар да сатып алырга туры килә. Без ул яктан бәхетле. Көллият директоры Гөлнара Гарипова, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, һәрвакыт ярдәм итә. Уку һәм производство эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Хәбибуллина да ярдәм итәргә әзер тора. Шулай ук Милли финалга әзерләнгән вакытта Арчаның 5нче балалар бакчасы тәрбиячеләре безнең белән тәҗрибәләре белән уртаклашты. Аларның һәрберсенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез”.

“Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле”

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Светлана Жарова Арча педагогия көллиятендә 1нче курста укый. Җиденче сыйныфка кадәр Арчаның икенче мәктәбендә укыган кыз укуын көллияттәге гимназия сыйныфларында дәвам итә. Беренче тапкыр чемпионатта да гимназия сыйныфларында укыганда катнаша ул.

“Без, өч кызны, тәнәфес вакытында директор урынбасары чакырып алды, – дип чемпионатка килү юлын искә төшерә Светлана. – Ул безгә үзебезне тәрбиячеләр сыйфатында сынап карарга һәм чемпионатта катнашырга тәкъдим итте. Без риза булдык. Бер ай дәвамында өчебезне дә сынаганнан соң мине сайлап алдылар.

Әлбәттә, чемпионатта катнашу да, әзерләнү дә зур тырышлык сорый. Көннәр буе, кайвакыт төннәр буе да әзерләнергә туры килә. Тик хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү һәрвакыт күңелле.

Җиңүем турында ишеткәч, башта гаҗәпләнү хисе булды, ә аннан соң сөендем. Иң яхшылар арасында иң яхшысы булу – бу зур горурлык. Дөрес, нәтиҗәләремнең начар булмавын белә идем, тик алтын медальгә үк өметләнмәдем. Үзләренең ярдәмнәре белән мине бу җиңүгә алып килгән гаиләмә, көллият укытучыларына, бигрәк тә Гөлназ Нуретдиновага, дусларыма зур рәхмәт. Бу безнең уртак җиңүебез.

Биремнәргә килгәндә, әлбәттә алар төрле. Мәсәлән, әти-әниләр җыелышы үткәрү өчен проект паспорты төзергә кирәк иде. Алдан әзерләнмәсәң, әлбәттә, аны эшләп чыгып булмый. Шулай ук төрле җиһазлар ярдәмендә виртуаль экскурсия үткәрдек. Сюжетлы-рольле уен вакытында әңгәмә, уен үткәрергә кирәк иде. Темалар ярышлар көнендә генә билгеле була. Һәр биремне башкарыр алдыннан әзерләнергә вакыт бирелә. Темалар башта авыр кебек күренсә дә, әзерләнгәннән соң алай ук авыр булмаган икән, дип уйлый башлыйсың. Ярышлар вакытында башка катнашучылар, белгечләр белән сөйләшергә ярамый”.

 

Чемпионатта катнашу тәҗрибәсе укуда да ярдәм итә, дип саный Светлана Жарова. “Башка студентлар дүрт ел дәверендә алган белемнәрне мин 1-2 ел эчендә алдым”, – ди ул.

Быел 14-16 яшьлекләр арасында катнашкан Светлана киләсе елларда төп категориядә дә көчен сынап карый ала әле. “Тагын катнашырга телисеңме?” – дигән сорауга “Вакыт күрсәтер, әлегә мин үземне тулысынча укуга багышларга телим”, – дип җавап бирде ул тыйнак кына елмаеп.

Алда уңышларың күп булсын, Светлана!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X