erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча мәдәният йортында «Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез” дип исемләнгән иҗат фестивале узды

1 декабрьдән башлап районыбызда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге үткәрелде

 Ункөнлек кысаларында бик күп мәдәни-күңел ачу чаралары узды, физик мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбызга җыр-моңнар бүләк ителде. Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы районыбызның картлар һәм инвалидлар интернат йортында,  "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә, Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә, Яңа Чүриле психоневрология интернатында чыгыш ясадылар.

Бүген декады Мәдәният йортында  "Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез” дип исемләнгән иҗат фестивале белән тәмамланды. Тантаналы чарада  Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина катнашты.
Бу хакта тулырак район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова сөйләде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-  «Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез» дип исемләнгән иҗат фестивале районыбызда 9 нчы тапкыр үткәрелә. Әлеге фестивальне мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз ел саен көтеп алалар, катнашучыларның саны артканнан-арта.  Фестиваль мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына игътибар юнәлтү өчен генә түгел, аларга үз талантларын ачарга һәм тирә-юньдәгеләр белән уртаклашырга зур мөмкинлек бирә. Быел Гала-концертта 64 кеше катнашты. Катнашучылар "Вокал", "Хореография", "Инструменталь башкару" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Һәр чыгыш күңелләргә үтеп керерлек, истә калырлык булды. Сәйдә Йосыпова коляскада "Золушка" биюен башкарганда тамашачыларның күзләре яшьләнде. Соклану хисеннән чыккан күз яшьләре иде ул. Тумыштан күзләре күрмәүче райондашыбыз Дима Пиговаевны күпләр белә. Ул синтезаторда уйнап җырлады. "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгеннән Николай Чистяков, Сөмбел Галиуллина, Артем Тучков, Амира Фаттрахманова, Фатиха Джамбаева,  Исламов Әмир, Гөлүсә Гарифҗанованың чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Әлеге балаларны фестивальгә әзерләүче, иҗади яктан сәләтләрен ачучы әлеге үзәкнең музыка җитәкчесе Ләйсән Галиевага рәхмәт. Фестивальгә Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укучылары ныклы әзерлек белән киләләр. Биредә бик күп иҗат коллективлары эшли, аларның чыгышлары һәрвакыт үзенчәлекле була. "Дружба" бию коллективы (җит: Фәридә Латыпова), "Гармония " бию коллективы (җит: Гөлгенә Григорьева), "Хыял" бию коллективы (җит: Илхамия Сабирова), "Кояшкай" инструменталь ансамбле (җит: Резеда Хамзина, Резеда Шаяхметова), "Мирас" коллективы (җит: Рүзилә Низамова, Рания Шакирова), Адилә Нуруллина (җит: Флүзә Утяганова), Булат Валиев (җит: Резида Шаяхметова), Радилә Гизатуллина (җит: Галимҗанова Резеда), Диана Хайруллина (җит: Тәнзилә Хәбибуллин) Гала-концертыбызны бизәделәр. Яңа Чүриле психоневрология интернаты белән иҗади хезмәттәшлек алып барабыз. Биредә тәрбияләнүчеләр арасында талантлар бик күп. Гала-концертта Артем Плотников, Денис Шишов, Наташа Тарасова (җит: Резеда Гиниятуллина) чыгыш ясады. Фестивальдә ел саен яңа талантлар ачабыз, быел аның кысаларында “Арча картлар һәм инвалидлар интернат йорты”нда тәрбияләнүче Юрий Веселов белән таныштык. Ул үзе иҗат иткән шигыре белән чыгыш ясады. Рәнис Хәйруллин , Азалия Низамиева башкарган җырларны да тамашачылар яратып кабул итте.  Катнашучыларга диплом һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев