Арча мәктәбендә интерактив дәрес үткәрелде
20 март көнне Арчаның 2нче мәктәбендә беренче, дүртенче һәм сигезенче сыйныф укучылары өчен «Позновательная безопасность» программасы кысаларында ачык дәрес үткәрелде.
Дәресне уздыруда Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте республика бүлекчәсенең Арча участогы инструкторы Миләүшә Рәхимова һәм Арча районының хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы Рөстәм Фазлыев катнашты.
Дәрес интерактив уен һәм тестлар форматында узды. Укучылар укыту роликларын карадылар һәм программа кысаларында бирелгән планшетлар ярдәмендә үзләренең белемнәрен тикшерә алдылар.
«Бүгенге дәрес "DeltaClass" мобиль классын кулланып үткәрелде. Укулар ачык дәрес, интерактив уеннар һәм тестлар форматында узды, анда балалар янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үз күнекмәләрен тикшерә алдылар», – диде Миләүшә Рәхимова.
«Позновательная безопасность» программасы кысаларында укучылар янгын чыгуның сәбәбе нәрсә булырга мөмкин икәнен, аннан ничек качарга һәм гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек дөрес тотарга икәнен белделәр. Дәрес азагында балаларга янгын вакытында булган хәлләрне җентекләп тасвирлаган белешмәләр тараттылар.
Эмиль Галимҗанов, Россия ислам институтының 2 курс студенты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев