Арча музее хәтер сагында тора
«Казан арты» музее директоры Камалова Гөлназ Гыйльметдин кызы Чиләбе өлкәсеннән килгән бер кызыклы хат күрсәтте
Хатны безнең районның Бимәр авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалган Лукоянов Антон Григорьевичның оныгы Вера Штыхван язган:
“Минем бабам Лукоянов Антон Григорьевич сугышка кадәр Арча район больницасын төзегәндә хисапчы булып эшләгән (хезмәт кенәгәсендә шулай дип язылган). 1941 елның 28 августында Арча хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган. Әбиебез, аның хатыны Прасковья Владимировнага сугыштан соң иренең хәбәрсез югалуы турында хәбәр итәләр. Ул дүрт баланы берүзе үстерә, сугыш чорында коточкыч ачлык кичерәләр, Бимәр авылында яшиләр.
Без аны гел эзләдек, Подольскидагы хәрби архивка да яздык. 2020 елда мин бабамның 1941 елның 29 декабрендә Мари Илендәге Суслонгер өйрәнү лагеренда үлгәнлеге турында мәгълүматлар таптым. Гаиләсендә аның 2 хаты сакланган. Бабабызның хатынына язган хатыннан без әбиебезнең әлеге лагерьга баруын аңладык. Хатның мәгънәсе хәзер генә аңлашыла. Нәселе Көньяк Уралда, Крымск шәһәрендә, Орелда, Краснодарда, Геленджикта, Ставрополь краенда яшәгән безнең зур гаиләбез өчен Ватанны сакларга киткән, әмма фронтка барып җитә алмаган бабабыз турындагы истәлек бик тә мөһим. Минем бик тә Арчага кайтасым килә, Интернетта бик матур мемориаль комплексны күрдем. Әлеге сәяхәтне быелга планлаштырырмын, мөгаен. Әгәр сезнең музейга бу документлар кызыклы икән, аларны музей архивында урнаштырсагыз, рәхмәтле булыр идек. Мин үзем Чиләбе өлкәсе универсаль фәнни китапханәсендә эшлим. 2020 елда Җиңүнең 75 еллыгына без якташларыбызның фронттан язган хатларын тупладык һәм “Полевая почта – Южный Урал: письма с фронта 1941-1945“ дигән проектны тормышка ашырдык“.
Вера Николаевна бабасы турындагы документларны да җибәргән. Андагы мәгълүматларга игътибар итсәк, 1980 елның 12 декабрендә Арча районының хәрби комиссары Р.Бәширов имзасы белән килгән хатта Просковья Лукояновага ире Антон Лукояновның 1942 елның мартында Бөек Ватан сугышында социалистик Ватан өчен сугышта һәлак булуы әйтелә.
2020 елда “Память народа“ сайтында Лукоянов Антон Григорьевичның Суслонгер станциясендә хәбәрсез югалуы турында документ урнаштырыла. 2021 елда “Мемориал Великой Отечественной войны“ сайтында элек яшерен саналган яңа мәгълүмат барлыкка килә: “Лукоянов Антон Григорьевич, 1904 елда туган, Суслонгер станциясе, 1941 елның 29 декабрендә һәлак булган. Ничек һәлак булуы һәм күмелгән урыны билгесез.
Югары Ослан “Хәтер намусы“ эзләү отряды, җитәкчесе Римма Троицкая, Суслонгер өйрәнү лагеренда ачлыктан, салкыннан һәм авырулардан һәлак булган сугышчыларның истәлеген торгызу белән шөгыльләнә. Лагерь урынында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл куелган, алар меңләгән...“
Татарстанның “Хәтер китабы“нда безнең районнан 8 Лукоянов бар, шуларның берсе – Лукоянов Борис Григорьевич – бабаларының бертуганы.
Антон Григорьевичның 1941 елның 29 ноябрендә хатынына язган хатыннан: “Синең 1941 елның 16 ноябрендә язган хатыңны алдым. Кадерлем, синең белән лагерь капкасы янында саубуллашканнан соң беренче хатым. Вакыт бик чикләнгән, эш күп. Менә бүген көчкә-көчкә генә барыгызга да бергә җавап язарга җыендым. Синең белән аерылганнан соң үзебезнең кәнсәләргә кердем, бар да тыныч һәм имин иде. Мөгаен тиздән миңа да яшәү урынын алыштырырга туры килер. Минем белән килгән арчалы иптәшләрне озаттым инде. Миңа да ватан алдындагы бурычымны үтәргә вакыт, шулай да, яз әле. Ләкин миңа бернәрсә дә җибәрмә, посылкалар диюем, хат яз, посылкаларга акча әрәм итмә. Нәрсә дә кирәк булса хәбәр итәрмен. Сәламәтлек ярыйсы, аппетит юк. Хәзергә хуш, сине үбәм, сәламәт бул, тизрәк яз, көтәм. Сине кайнар яратып Антон. 1941 ел, 29 ноябрь“.
Тагын нәкъ бер айдан, 1941 елның 29 декабрендә якташыбызның гомере өзелгән...
Музейда экспонатлар артып тора. Менә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинга багышланган почмак. Анда аның шинеле, башка шәхси әйберләре урын алган. “Менә бу сапер көрәген геройның туганы Равил Мөхәммәтшин 2023 елның җәендә китерде, – диләр музей хезмәткәрләре.
Гани Сафиуллин туган ягына кайтканда Орнашбаш авылында яшәүче апасы Оркыя, җизнәсе Әхмәтҗан Мөхәммәтшиннарга керә торган булган. Әхмәтҗан Мөхәммәтшин беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, аннан сапер көрәге алып кайткан. Герой белән әлеге көрәкне кулга алып истәлекләрен яңартканнар.
Оркыя апа белән Әхмәтҗан абыйның оныклары Равил Мөхәммәтшин шушы истәлекле көрәкне “Казан арты“ музеена тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев