erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча педагогия көллияте студент егетләре регби ярышларыннан көмеш медаль белән кайтты

Татарстан студентлар регби лигасы ярышларында Арча педагогия көллиятенең егетләр командасы уңышлы чыгыш ясап, II урынга лаек булды.

Арча педагогия көллиятенең егетләр командасы Татарстан студентлар регби лигасы ярышларында “Б” дивизионында чыгыш ясап, икенче урын алып кайтты.

Команда составында Азат Әхмәтҗанов (441 төркем), Булат Сибгатуллин (441 төркем), Данис Канафиев (341 төркем), Әлфис Һидиятуллин (341 төркем), Рамазан Хәбибуллин (341 төркем), Ранель Маркелов (341 төркем), Динар Хәсәнов (341 төркем), Камил Сәубәнов (241 төркем), Данил Кадыйров (241 төркем), Марат Баһавиев (241 төркем), Альмир Мөхәмәтҗәнов (241 төркем), Роман Романов (241 төркем) һәм Илсаф Шигабиев (241 төркем) чыгыш ясады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Булат Сибгатуллин «Иң яхшы уенчы» дип танылды.

Команданы ярышларга тренер Р.Зарипов әзерләде.

Егетләр командасын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев