Арча педагогия көллиятендә «Татар кызы» бәйгесе узды
Студент кызлар арасында узучы “Татар кызы” бәйгесе Арча педагогия көллиятендә быел сигезенче тапкыр үткәрелде
29 ноябрь көнне Арчада һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү мәгариф оешмалары студентлары арасында “Татар кызы” республика бәйгесе узды.
Әлеге бәйге Татарстанда унынчы тапкыр оештырыла. Шуның сигезе Арча педагогия көллиятендә үтә. Бирегә быел да республиканың төрле белем бирү оешмаларында укучы кызлар җыелды. Ул чын мәгънәсендә матурлык һәм осталык бәйрәме булды.
Бәйгенең беренче, сайлап алу турына уку йортларыннан 25 эш килгән. “Гаиләм – җылы оям” темасына килгән видеороликлар арасыннан иң яхшы 10 эш сайлап алынган. Беренче турдан узган кызлар бәйгенең төп этабында көч сынашты.
Казан, Чаллы шәһәр-ләре, Арча, Минзәлә, Әтнә, Әлмәт, Түбән Кама районнарындагы көллиятләрдә белем алучы татар кызлары үзләрен төрле яктан оста булуларын күрсәттеләр.
Бәйге биш этаптан торды. “Минем гаиләм музее” дип исемләнгән күргәзмә белән башланып китте ул. Биредә кызлар гаиләләренең кадерле истәлекләрен барлап, аларга гына хас гореф-гадәтләрен тәкъдим иттеләр һәм үзләре белән таныштырдылар.
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” интеллектуаль этапта татар халкының тарихы, мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләре турындагы сорауларга җавап биреп, катнашучылар белемнәрен тикшерделәр.
Өченче сынау “Өйрән-чек остадан узар...” дип аталды. Кызлар кул эшләренә дә оста булуларын исбатладылар. Алар кисеп-ябыштырып, күннән милли бизәкле читекләр ясадылар.
“Ирекле микрофон” этабы иҗади номерлардан торды. Кемдер моңлы җыр сузды, кемдер биеде, нәфис сүз һәм театральләштерелгән күренешләр тәкъдим итүчеләр булды.
Бәйгенең “Дефиле” өлешендә кызларның киемнәре, буй-сыннары, образга керә белү осталык-лары, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына бәя бирелде.
Һәр юнәлешне мәртәбәле жюри әгъзалары күзәтте һәм гадел бәяләп барды. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, акчалата премияләр тапшырылды.
“Татар кызы – 2024” бәйге нәтиҗәсе:
1нче урын – Азалия Саматова, Казан төзелеш көллияте;
2нче урын – Энҗе Әхмәтшина, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте;
3нче урын – Гүзәл Насыриева, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы.
“Зәвыклы кыз” номинациясе җиңүчесе – Ленара Гаянова, Әлмәт политехника техникумы;
“Зирәк кыз” номинациясе җиңүчесе – Зифа Закирова, Казан педагогия көллияте;
“Ягымлы кыз” номинациясе җиңүчесе – Алия Сафиуллина, Түбән Кама педагогия көллияте;
“Уңган кыз” номинациясе җиңүчесе – Нурия Зарипова, Казан технология һәм дизайн көллияте;
“Сөйкемле кыз” номинациясе җиңүчесе – Алинә Шәйдуллина, Казан медицина көллияте;
“Тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз” номинациясе җиңүчесе – Ралина Минһаҗева, Муса Җәлил исемендә Минзәлә педагогия көллияте;
“Җитез кыз” номинациясе җиңүчесе – Рәмзилә Газетдинова, Яр Чаллы педагогия көллияте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев