erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча педагогика көллиятендә кунаклар

«Әлифба» музеенда әлифбачы Рәмзия Вәлитованың 110 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

Музей җитәкчесе Дамир Таҗиев юбилейга алдан әзерләнде. Әлифбачылар Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзовның укучыларын юбилейга дәште. Кайбычтан да килделәр.

Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова (кыз фамилиясе Баязитова, ире буенча Вәгыйзова) 1914 елның 29 мартында Стәрлетамак шәһәрендә 4 балалы гаиләдә туган.

Рәмзия Вәлитова укытучы, галимә, «Әлифба» авторы, 1937-69нчы елларда Арча педагогия училищесында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.  СССР халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри премиясе лауреаты.

1936 елда бергә укыган Сәләй Вәгыйзовка кияүгә чыга.

1960 елда Сәләй Вәгыйзов белән беренче «Әлифба» китабын төзи башлыйлар, ул 1965 елда гына дөнья күрә. Татарстан мәгариф министрлыгы уздырган бәйгедә Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың зәңгәр тышлы «Әлифба»сы икенче урынны ала. Беренче урын бирелми.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шуннан соң «Әлифба»ларга «юл ачыла». 1986 елда 6 яшьлек балалар өчен тагын бер «Әлифба», 1997 елда латин шрифтында яңа «Әлифба» төзиләр. 

Рәмзия Вәлитова Сәләй Вәгыйзов белән берлектә 40 тан артык исемдә дәреслек һәм уку-укыту ярдәмлеге төзи. Мөгаллимә галимә беренче сыйныф өчен «Татар теле», «Туган тел» дәреслекләре, «Язу һәм уку », «Рәсемле әлифба», «Кызыклы грамматика» һ. б. китаплары, методик кулланмалары хәзерге көнгә кадәр кулланыла.

1999 елда Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова язган «Әлифба» дәреслегенә, аларның педагогик һәм иҗади хезмәтләренә нигезләнеп, «Әлифба музее» ачыла. Менә шушы "Әлифба" ел да әлифбачыларның укучылары белән иҗади очрашу була. Очрашуда көллият студентлары да катнаша. Әлифбачылар укучылары үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Музей белән таныштылар. Соңыннан Әлифбачылар рухына догалар укып,  чәй эчтеләр. Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова юбилейда башыннан ахырына кадәр булды. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X