erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча Питомнигыннан Бәһиҗә апа ник борчылган?

Редакциягә шалтыраттылар.

Питомниктан пенсионер Бәһиҗә апа Әсхәдуллина шалтыратты. "Газеталарны өләшүче юк. Мин берничәне алдырам. "Арча хәбәрләре" газетасын алдырмый калганым юк. Нишләргә инде. Газета укымыйча тора алмыйм", - дип борчылып сөйләде ул. Шунда ук Арча почтасы белән элемтәгә чыктык. Почта таратучы отпускта булып чыкты. Ә алмаштырырга кеше юк. Почта таратучы Лилия ханым отпускысында гаиләсе белән диңгез буена ял итәргә киткән. 10 көннән әйләнеп тә кайткан алар. Кайтуга почтага газета-журналларга чыгып чапкан. Отпускта булса да, почтаны өләшә дә башлаган. Без Лилия ханым белән телефон аша сөйләштек һәм очраштык та. Җомга көн төшке аштан соң төштем Питомникка. Кызыклы шәхес булып чыкты Лилия. Бу турыда соңрак.

Сөйләшеп утырганда бер апа шалтыратты. "Газеталар ник юк?" - дип. "Почта ящигын чыгып карагыз. Газеталарыгызны салдым", - диде Лилия. "Иртәнге якта карадым - юк иде"- диде шалтыратучы. "Салдым газеталарыгызны, тагын чыгып карагыз почта ящигыгызны", - диде Лилия ханым. Апабыз гафу үтенде. Килешерсез, халык белән эшләве җиңел түгел.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Ахырдан редакциягә шалтыраткан Бәһиҗә апа белән дә сөйләштек. "Газеталар килде, - диде ул куанып. - Почтальон Лилиягә рәхмәт. Мактап газетага да язармын дигән идем. Йөгерә-йөгерә почта тарата ул. Уңган хатын".

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X