Арча радиосының туган көне бүген
Бәйрәм белән
Бүген Арча радиосының туган көне. Ул 2003 елның 5 ноябрендә оеша. Шул арада 19 ел үтеп тә киткән. Ул чакта Арча радиосында хәйран кеше эшләсә, хәзер алар өчәү: оператор Раушан Нәбиуллин, реклама белән эшләүче Гөлназ Газыймова, радиотапшырулар оештырып, алып баручы Гөлнара Ситдыйкова. Өчәү генә булсалар да, төш кенә алар. Чын мәгънәсендә үз хезмәтләренең осталары.
Хезмәттәшләребезне чын күңелдән Арча радиосының туган көне белән котлыйбыз. Сез бик кирәк, һәрберегез үз урыныгызда кыйммәт. Исән- имин булыгыз. Хезмәтегездә уңышлар сезгә, Раушан, Гөлназ, Гөлнара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев