Арча район Советының 22нче утырышы узды
14 октябрьдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 22нче утырышы булды.
Утырышта Арча муниципаль районының 2022 елның 9 аенда бюджет үтәлеше һәм район тормышына кагылган муниципаль хокук актларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы мәсьәләләр каралды. Алар белән районның рәсми сайтында таныша аласыз.
Район башлыгы Илшат Нуриев озак еллар нәтиҗәле хезмәте, республиканың торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “Тепло-Сервис“, “Водоканал-Сервис“ ширкәтләре директоры Миндубаев Тәлгать Җәүдәт улына Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының һәм Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев