erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча район суды утырышында алкоголь эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган ике ир кешенең эше каралды.

Утырышны Арча районы суды рәисе, судья Марс Миндубаев алып барды.

Ике утырышның берсендә без дә катнаштык. Ике очракта да әлеге ирләр автоинспекторларга икешәр тапкыр эләгә. Югыйсә, бер тапкыр эләккәч, акылга килергә кирәк тә бит инде, юк, кем әйтмешли, шайтан котырта... Ә салган баштан юлда һәлакәт китереп чыгарсаң, гомерләр өзелсә?! Бик кызганыч, андый очраклар булып тора.

Узган ел район судында эчкән килеш руль артына утыру очрагы белән бәйле 14 эш каралган. 5 машина дәүләт файдасына конфискацияләнгән. Үкенечле хәлләр, тик терсәкне тешләп булмый. 

Без катнашкан утырышта эше каралган 1981 елда туган ир М. йөрткән машина конфискацияләнмәде. Чөнки машина аның исемендә түгел, бергә яшәгән хатын исемендә. Алар рәсми рәвештә язылышмаган. Алар Арча авылларының берсендә яши. Машинаны хатын кредитка алган. Һәм ир кеше сөйләве буенча, хатын кредитны үзе түләп барган.

Беренче очракта 2024 елның 24 сентябрендә – алкогольле эчемлек кулланган хәлдә машина йөрткән өчен тоткарлана – бу эшне Балтач район суды карый һәм гаепле дип таба. Гаеплегә 30000 сум күләмендә штраф салына һәм ул 1 ел да 6 айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм  ителә. Әмма озак та үтми әлеге ир яңадан салган баштан “Лада-2114” машинасына руль артына утыра – 2024 елның 21 декабрендә кабаттан тоткарлана. Ирнең авызыннан аракы исе килеп тора, күзләре кызарган һәм хәтта сөйләшүе бутала. Ирне тоткарлаган полиция лейтенанты “Алкотектор Юпитер” белән алкогольле эчемлек куллану дәрәҗәсен ачыклый. Шулай итеп, ир кеше салган баштан кабаттан автомобиль белән идарә итеп, җинаять эшли. Суд утырышында ул үзенең  гаебен таныды. Суд шундый карар чыгарды: РФ Җинаятьләр кодексының 264,1 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә 240 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде һәм 2 ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителде. 

Икенче очрак 1975 елгы Р. белән була. Арчада яши. 2024 елның 25 апрелендә Мәскәү шәһәрендә кич белән “Лада Ларгус” машинасында исереклек билгеләре белән (авызыннан алкоголь исе килеп тора, гәүдәсен туры тота алмый, теле көрмәкләнә) тоткарлана. Алкоголь дәрәҗәсен тикшертү таләпләрен үтәми. Суд утырышына да килми. Гаеплегә 30000 сум штраф салына һәм ул ике елга транспорт белән идарә итүдән мәхрүм ителә. Әмма Р. яңадан салган баштан рульгә утыра.

2024 елның 25 ноябрендә кич белән машина белән идарә иткән Р.  Арчада тоткарлана. ГИБДД бүлекчәсе хезмәткәрләре белән сөйләшкәндә Р.ның авызыннан алкоголь исе килә, теле көрмәкләнә. “Алкотектор Юпитер”га алкоголь дәрәҗәсен билгеләтүдән баш тарта. Шуннан моңа медицина учреждениесенә барырга тәкъдим итәләр, ир аңа да риза булмый. Эше район судында карала һәм РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 бүлегендә каралганча, Р. алкоголь эчемлек кулланган хәлдә кабаттан автомобиль белән идарә итеп, җинаять эшли. Район суды утырышы шундый карар чыгарды:  Р.ның машинасын конфискацияләргә, 30000 сум штраф, 2 елга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм итәргә.
...Юлларда машиналар тыз-быз йөреп тора. Алкоголь эчемлек кулланып,   руль артына утыру бик хәтәр. Нәрсә булмас! Кеше гомерләрен өзә күрмә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев