erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: «Без традицион рухи-әхлакый хәзинәләребез сагында нык торабыз»

12 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде

Мөхтәрәм кунак “Арча“ сәнәгать паркында, Г.Курсави исемендәге лицейда булды.
Район Мәдәният йорты фойесында сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, шәхси эшмәкәрләр җитештергән әйберләрдән бай күргәзмә оештырылган иде. Васил Шәйхразыев аны бик кызыксынып карады, җитештерүчеләр белән сөйләште.

Аннан соң Васил Шәйхразыев белән Илшат Нуриев бер төркем ветераннарга тантаналы шартларда “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел“ юбилей медальләрен тапшырдылар. Беренче булып зур бүләкне Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать ага Ногманов алды. Аңа “Арча районының шәрәфле  гражданины“ дигән мактаулы исем бирелү турындагы таныклык та тапшырылды.

Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераннары Дания Әсхәтдинова, Яңасала авылыннан Маһиҗәләл Рәхмиева, Ташкич авылыннан Рәисә Шиһабиева, Урта Курсадан Миңнебикә Әхмәдуллина, Югары Мәтәскәдән Сәрия Хәбибуллина юбилей медальләре белән бүләкләнделәр.

В.Шәйхразыев Арча район Советының дүртенче чакырылыш 46нчы утырышында катнашты.
Утырышта район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев “Арча муниципаль районының 2024 елдагы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында“ чыгыш ясады.

– Иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый тотрыклылык, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык,  шулай ук ил һәм республика җитәкчелегенең, Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миннехановның ярдәмен тоеп, районыбыз ышанычлы төстә  алга атлавын дәвам итә. Яшәү, эшләү, гаилә кору һәм балалар үстерү өчен уңайлы шартлар булдырыла. Без традицион рухи-әхлакый хәзинәләребез сагында нык торабыз һәм, һичшиксез, бу мирасны киләсе буыннарга югалтмыйча тапшырачакбыз, – диде ул. – Бүгенге көндә йөзләгән арчалы махсус хәрби операция барышында Ватаныбыз иминлеге һәм бәйсезлеге өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшә. Хәрби бурычларын намус белән үтәп,  безнең сугышчылар батырлык, кыюлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтә. Туган илебезне саклаучы егетләребезнең берсе Динар Гыйльметдинов бүген бу залда утыра. Геройларыбызга ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Без сезнең белән горурланабыз!
Ни кызганыч, югалтулар да бар. Ватан өчен, безнең һәм киләчәк буыннарның иминлеге өчен гомерләрен корбан иткән фидакарь сугышчыларның якты истәлеге күңелләребездә һәрчак сакланыр. 

Һәлак булганнарның якты рухын  бер минутка тын калып искә алдылар.
2025 ел Ватанны саклаучылар  елы дип игълан ителде. Районда шушы мөһим вакыйга махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар колонна озатудан башланды.  “Шушы гаять кирәкле эшкә өлеше кергән, күңел җылысын салган һәркемгә: олымы ул, кечеме, җитәкчеме яки гади эшчеме, һәркайсыгыз алдында рәхмәт әйтеп баш иям!“ – диде район башлыгы.

Җиңүнең нигезе нык икътисад, шуңа күрә безнең һәр гамәлебез аны үстерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Икътисадның төп күрсәткече – тулай территориаль продукт. 2024 елда ул 21 миллиард сумнан артты, үсеш – 11 процент.

Район икътисадында авыл хуҗалыгы мөһим роль уйный. Аның өлешенә тулай территориаль продуктның 35 проценты туры килә.
Районда 16 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе, 10 кулланучылар кооперативы, 40 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Крестьян-фермер хуҗалыкларының 20гә кимүе борчу тудыра. Төп сәбәпләр – хуҗалык башлыкларының яше олыгаю, законнарның, шул исәптән ветеринария таләпләренең кырыслануы.
2024 елда район авыл хуҗалыгына 454 млн сум дәүләт ярдәме бирелде.

Авыл хуҗалыгы тармагында 1,5 мең кеше эшли, уртача айлык хезмәт хакы 51 мең 400 сум.
2024 елда 800 гектарда сугарулы мәйданнар файдалануга тапшырылды, хәзер алар 5 мең гектардан артык.
Ашлык җитештерү буенча узган ел республикада өченче урынны алдык. Бәрәңге игү буенча беренче урында. Терлекчелек тә үсештә, әмма мөмкинлекләр зур әле. Сыерларның саны артса да, мөгезле эре терлекләр саны кимү күзәтелә.

“Вамин сөт берләшмәсе“ 4200 сыерга исәпләнгән комплекс төзи башлады. Беренче этап быел июньдә тапшырылачак. Гомуми инвестицияләр күләме – 3,8 млрд сум. “Яңарыш“ ширкәте 400 башка исәпләнгән бозаулату һәм 200 баш сыерга исәпләнгән тораклар төзи. “Курса МТСы“ һәм “Кишет“ хуҗалыкларында 1200 һәм 600 башка исәпләнгән сөт комплекслары төзү планлаштырыла.

Тагын бер әһәмиятле тармак – сәнәгать. Сәнәгать җитештерүе индексы буенча район республикада дүртенче урында. Башкарылган эшләр һәм хезмәтләр 9 млрд 300 млн сумга җитте (үсеш – 60 процент).
Арча сөт комбинаты үзгәртеп корылганнан соң продукция җитештерүне арттыра бара. 2024 елда үсеш 37 процент. Чистарту корылмалары төзү төгәлләнеп килә.
Районның икътисадын һәм социаль өлкәнең үсешен актив инвестиция эшчәнлеге тәэмин итә. 2024 елның 9 аенда төп капиталга инвестицияләр күләме 3,2 млрд сум тәшкил итте.

Халыкның керемнәрен арттыру, тормыш сыйфатын яхшырту –  төп максатларның берсе. Уртача хезмәт хакы 2024 елның 11 аенда 50 мең сум булды. 20 процентка артса да, бу безне һич тә канәгатьләндерми. Бу күрсәткеч буенча район республикада 42нче урында гына. Лаеклы хезмәт хакы түләмәгәндә кадрлар проблемасы хәл ителмәячәк.

Төзелеш район икътисадында әһәмиятле урын тота. Торак төзү буенча план арттырып үтәлә.

Мәгариф системасын үстерү – районның социаль-икътисадый сәясәтендә төп өстенлекләрнең берсе. 2024 елда мәгариф өлкәсен финанслауга 1 млрд 400 млн сум акча бирелде.
“2024 елгы нәтиҗәләргә район халкының фидакарь хезмәте, җитәкчеләрнең җаваплылыгы, хезмәт коллективларының тырышлыгы белән ирешелде. Моның өчен һәркайсыгызга зур рәхмәт!“ – диде район башлыгы.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев үзенең чыгышында Арча районының республика яулаган уңышларда саллы өлеше барлыгын билгеләп үтте, район хезмәтчәннәренә республика җитәкчелегенең рәхмәтен җиткерде, яңа уңышлар теләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев