Арча районы башлыгы районның алдынгы терлекче хатын-кызларын бәйрәм белән котлады
8 март бәйрәме уңаеннан премияләр тапшырды
Район башлыгы Илшат Нуриев 6 мартта районның алдынгы терлекче хатын-кызларын 8 март бәйрәме белән котлады, акчалата премияләр тапшырды.
Алар арасында “Яңарыш“ ширкәтеннән Татьяна Савинкина, Наилә Закирова, Ландыш Носкова, “Игенче“дән Валентина Захарова, Ләйсән Фәйзрахманова, Ләлә Тәхәвиева, “Курса МТСы“ ширкәтеннән Сания Рәхимова, Гүзәл Гайфуллина, Илһамия Хөснетдинова, Дилбәр Минһаҗева, Айзилә Габидуллина, Нурия Гарифуллина, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтеннән Рәсимә Әхмәтҗанова, Гөлүзә Гарифуллина, Венера Мөхәммәтгалиева, “Казанка“ ширкәтеннән Шәмсия Гатиятуллина, Жанна Петрова, Татьяна Михайлова, Гүзәл Вәлиева, Розалия Сибгатуллина, “Х.К.Гарипов“ крестьян-фермер хуҗалыгыннан Гөлфирә Гыйльметдинова, Миләүшә Хөсәенова, “Кырлай“дан Гөлсинә Зарипова, Әлфинур Сибәгатова, Руфия Шәяхмәтова бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев