erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы энциклопедиясе булачак

Татарстан Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының 30 еллыгы уңаеннан Арчага фән эшлеклеләре кайтты

“Муниципаль энциклопедияләр: методологик якын килүләр” дигән фәнни семинар булды ул. Семинарда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Кызыклы һәм файдалы мәгълүматларны, киңәш-күрсәтмәләрне авыл җирлекләре башлыклары, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр һ.б. тыңлады. 

Татарстан Фәннәр акаде-миясенең М.Х.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү иститутының директор вазыйфаларын башкаручы Эльмира Галимова: “Без бүген муниципаль энциклопедияләр эшләү чорына кердек, – дип сөйләде. – Һәр районның үз энциклопедиясе булырга тиеш. Менә без “Арча муниципаль районының энциклопедик очерклары” дигән китапны эшләдек. Бу безнең беренче баскыч. Район энциклопедиясен тулысынча эшләү өчен сезнең – район халкының ярдәме кирәк булачак. Бу зур эшне, үзара элемтәдә торып, безнең коллектив белән бергә-бергә башкарып чыгарбыз”. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Галимова “Арский муниципальный район. Энциклопедические очерки” һәм “Институт Татарской энциклопедии и регионоведения. От традиции к инновациям” дигән китапларны район башлыгы Илшат Нуриевка тапшырды.

Институтның директор урынбасары Лариса Айнетдинова: “Арча районы энциклопедиясен эшләү ул бөек шагыйрь Габдулла Тукай юбилее алдыннан зур вакыйга булачак, – дип сөйләде. – Бәлки Г.Тукай юбилеена (2026 елның 26 апрелендә тууына 140 ел булачак) Арча районы энциклопедиясе әзер булыр. Әйтәләр бит, җитлеккән халык энциклопедияле була дип. Чөнки бу халыкның күрсәтерлек, горурланырлык эшләре, уңышлары бар. Әйдәгез бергәләп татар һәм рус телләрендә энциклопедияне эшлик. Бу өлкәдә Башкортстан алда бара. Татарстанда Болгар шәһәре, Спас районы, Чүпрәле, Буа районнары энциклопедияләре эшләнде. 2025 елдан район энциклопедияләрен эшләүгә керешәчәкбез. Без Арча районы энциклопедиясенең беренче кирпечләрен салдык. Энциклопедиягә мәгълүматларны туплау өчен районда иҗат коллективы оешырга тиеш. Музей, китапханә, мәдәният йортлары, мәктәп һ.б. оешмалар хезмәткәрләре, хәтта балаларны җәлеп итеп, мәгълүматларны тупларга. Бу эшне район хакимияте игътибарда тотачак. Мәгълүматлар рәсемнәр белән булса яхшы. Кешеләрнең дә, объектларның да рәсемнәре булырга тиеш. Әгәр дә кешенең фотосы бар икән – бу зур табыш. Шәхеснең рәсемен таба алмасак, без хәтта зиратка барабыз. Рәсеме ташында сакланмадымы икән дип. Безнең хәзер тәҗрибә җитәрлек. Өч район белән эшләдек. Дөрес, акча проблемасы бар. Мәсәлән, Буа районы энциклопедия бәясенең 50 процентын иганәчеләрдән тапты. 50 процентын – китапка язылудан. Алар башта ук китапка язылуны оештырдылар – кем алачак энциклопедияне – шул акчасын түләп куя.

Институтның фәнни хезмәткәре Лилия Әскарова: “Район энциклопедияләре белән кызыксыну соңгы елларда артты, – дип сөйләде. –  Колхоз, оешмалар, мәктәп, бакчалар, клуб, китапханә,  медпунктлар, мәчетләрнең һ.б. тарихы булырга тиеш. (Залда тыңлап утыручыларга мөрәҗәгать итеп) сез Арча районында яшисез – сез бу җирлекне яхшы беләсез. Халыкка мәгьлүматлар белән ярдәм итүне сорап, газета, авыл төркемнәре аша мөрәҗәгать итә аласыз. Халык үзенең шәхси архивыннан мәгьлүматлар бирә ала. Ветераннар азая бара. Алар исән вакытта сөйләтеп,   мәгьлүматларны туплап калырга кирәк. Яшьләр үз җирлегенең тарихын, үткәнен белсен, аның шәхесләре белән горурлансын. Китапханәләрдә үз авылыгыз турында китаплар бар. Ул китаплар безгә килеп җитми. Турыдан-туры безгә, сайтка чыгыгыз, языгыз, шалтыратыгыз. Китап чыгарырга булышыгыз!”.

 Өлкән фәнни хезмәткәр Римма Садыйкова мәгьлүматларны туплау буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Район архивларында сакланучы материаллар 1930 елдан башлана, – дип сөйләде ул. – Арча районы мәгариф бүлеге буенча документлар 1940 елдан саклана. Мәдәният бүлеге фондында - 1957 елдан. Муниципаль архивта – 1962 елдан. Күпчелек колхозларда – 1950нче еллардан. Әлеге хәл башка район  архивларында да күзәтелә. Бу муниципалитетлар гаебе түгел. Сәбәбе – тирәндәрәк ята. Архивлар я юкка чыккан, я башка архив фондларында саклана. 1970нче елларда районнар архивы үзәк архивка тапшырылырга тиеш иде. Эшне дәүләт архивы фондыннан эзләнүдән башларга кирәк. Мәгълүматларны министрлыклар архивы фондыннан да табарга була. КПССның өлкә комитеты архивыннан да эзләнергә мөмкин. КПСС һәм ВЛКСМ архивлары бай”.

– Кайбер мәктәпләрдә беренче директорны, беренче укытучыны белмиләр, – диде институтның директор урынбасары Лариса Айнетдинова. – Хәзер колхозлар юк, алар турында да тиешле мәгълүматны тупларга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Фәннәр академиясенең әйдәп баручы белгече Фирдәвес Кәлимуллина социаль челтәрләрдән дөрес итеп файдалану турында сөйләде. “Без барыбыз да мәгьлүматны интернеттан эзлибез, – диде ул. – Безнең институт архив мәгьлүматларын интернетка кертү буенча актив эшли. Бездә татар энциклопедиясенең сайты “Татарика” бар. 2022 елның февраленнән бездә “Контакт-та” берләшмәсе эшли башлады. 2023 елда институтның фәнни-агарту телеграмм каналы ачылды. Мин бу каналның әйдәп баручы редакторы. Безнең канал татар энциклопедиясен пропагандалауга багышланган. Максатыбыз – укучыларыбызны төрле өлкәнең тарихы, үткәннәре белән таныштыру. Шәхесләр турында мәгълүматлар бирү. Башка төбәкләрдә яшәүче татарлар турында да сөйлибез. Рубрикалар: күренекле шәхесләр, истәлекле көннәр, Татарстан татарлары, торак пунктлар, Татарстан табигате, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына сюжетлар һ.б. Безнең социаль медиа абруйлы, ышанычлы. Без халык өчен эшлибез. Темалар бик күп төрле. Тарих, этнография, табигать... Без сезне безнең социаль медиага язылырга чакырабыз”.

Өлкән фәнни хезмәткәр Лилия Дәүләтшина: “2018 ел ахырында энциклопедия каналы эшли башлады, – дип сөйләде. – Онлайн-энциклопедия. Без иң беренче чиратта мәгьлүматны институт архивыннан алабыз. Безнең үзебезнең яхшы фотограф бар. Ул  экспедициягә чыга. Моннан берничә ел элек безгә ярдәм итүегезне сорадык. Булат Гыйниятов белән яхшы гына эшләп киттек. Ул безгә үзенең шәхси архивындагы 42 авылның фотоларын җибәрде. Арчадагы “Казан арты” тарих-этнография музее белән хезмәттәшлек итәбез. Музейның бүлек мөдире Ленар Гобәйдуллин 32 авылдан фотолар җибәрде”.

Татарстан Фәннәр академиясе фәнни хезмәткәре Руфина Асретдинова юкка чыккан авыллар турында сөйләде. 1970нче елларда авылда барлык халыкның 48,5 проценты яшәсә, 2016 елда – 23,6 процент. Институт юкка чыккан авыллар турында китап чыгарган. “Әле бу китапка барлык авыллар да кермәгән, – диде Руфина Асретдинова. – Бу китапка кермәгән үзегездәге авылларны ачыклагыз һәм район энциклопедиясенә кертегез”.

Фән эшлеклеләре “Казан арты” тарих-этнография музеенда, “Әлифба” музеенда булдылар, китаплар бүләк иттеләр, Арча белән таныштылар.

Озын сүзнең кыскасы, Арча районының үзенең энциклопедиясе булачак. Кемдә нинди әһәмиятле мәгълүмат, рәсемнәр бар – берәү дә битараф калмас, дип уйлыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев