Арча районы энциклопедиясен эшләү буенча эш башланды
Татарстан Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Арчага фән эшлеклеләре кайтты
Алар Арча районы энциклопедиясен эшләү буенча үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Файдалы мәгълүматларны, киңәш-күрсәтмәләрне авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре һ.б. тыңлады. Семинарны район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова алып барды.
Татарстан Фәннәр академиясенең М.Х.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү иститутының директор урынбасары Лариса Айнетдинова: “Арча районы энциклопедиясен эшләүне сузмас-
ка, 1-2 елдан әзер булса яхшы булыр иде, – дип сөйләде. – Бу сездән торачак. Сездән тырышлык булмаса, эш сузылачак, озакка барачак. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мәгълүмат туплаганда “ә нәрсәгә кирәк бу” дигән мөнәсәбәт белән очрашырга туры килә, соңыннан китап чыккач, ә нишләп әле мин юк, минем бабай юк, теге юк, бу юк дип ризасызлык белдерәләр. Бу уртак эш. Без моны сезнең өчен эшлибез, ә сез – үзегез өчен. Энциклопедия ул сезнең балаларыгыз, киләчәк буын өчен кыйммәтле мәгълүмат чыганагы булачак. Менә без 600дән артык мәгълүмат язылган Арча энциклопедиясе сүзлеге эшләдек. Бу үзенә күрә энциклопедия, әмма анда текстлар язылмаган. Монда оешмалар, торак пунктлар, абруйлы шәхесләр, сугыш, хезмәт геройлары, табигать объектлары һ.б. кергән. Сүзлекнең күләмен 2000гә җиткерергә. Менә бу күләмне без сезнең белән бер елда эшләргә тиеш. Төрле энциклопедияләр бар. Менә, мәсәлән, Спас районы энциклопедиясендә гади кешеләр аз, ә билгеле шәхесләр күп. Буа энциклопедиясендә гади кешеләр дә, атаклы шәхесләр дә күп. Бу сездән торачак. Без моны сезнең белән бергә хәл итәчәкбез. Хәзер мәгълүматлар туплау өчен мөмкинлекләр зур: электрон челтәрләрдә ватсап, телеграмм, электрон почталар... Без ватсапта аерым төркем булдырырга тәкъдим итәбез. Почта тартмасы да булачак. Без бүген мәгълүматларны язу өчен анкеталар, өлге-үрнәкләрне алып кайттык. Анкетада электрон адрес язылган, кая җибәрәсе билгеле. Эш, чыннан да, гади түгел. Энциклопедиядә саннар һәм фактлар булырга тиеш. Безне, мәсәлән, мәктәпнең яхшы, үрнәк булуы кызыксындырмый. Характеристика кирәкми. Әмма еллар төгәл булырга тиеш. Мәсәлән, фәлән авылның башлангыч мәктәбе 1918 елда мәдрәсә бинасында ачыла. Бу мәктәп 1927 елда колхозчы яшьләр мәктәбе итеп үзгәртелә. 1934 елда мәктәп жидееллыкка әйләнә. Тагын бер мисал. Билгеле шәхес Әскәровның биографиясендә төгәл саннар җитми. Армиядә кайсы елларны хезмәт иткәне юк. Техникумны кайсы елны тәмамлаганы язылмаган. Вак кына нәрсәләр кебек, әмма энциклопедиягә нәкъ менә шул вак мәгълүматлар кирәк тә инде. Аларны ачыклау өчен исән кешенең үзе белән сөйләшергә, туганнары, авылдашлары, чордашлары, дуслары белән элемтәгә чыгарга кирәк. Бу бик вак, четерекле эш, әмма кирәкле. Бу эшне алып баручыда кызыксыну булырга тиеш. Оешма турында мәгълумат туплаганда иң элек аның оешкан елы язылсын. Беткән колхозлар бар. Алар турында мәгълумат җыя башласаң, күп нәрсәне белмәвебез ачыклана. Югыйсә, вакыйгалар кичә генә булган кебек, әмма инде күп нәрсә онытылган, юкка чыккан. Тарихны, үткәннәрне бөртекләп җыярга кирәк булачак”.
Энциклопедиягә гади кешеләрнең кайсын кертергә? “Җитди сорау, – диде Лариса Айнетдинова. – Кеше 40 ел бер урында эшләргә мөмкин. Намуслы хезмәт итә. Ә аның бары тик бер Мактау грамотасы бар. Совет чорында Мактау грамотасын алу бик кыен иде. Ә ул тырыш, намуслы, яхшы кеше. Аны бар да хөрмәт итә. Ә нишләп әле аны энциклопедиягә кертмәскә?! Кешенең ордены булырга мөмкин. Әмма ул энциклопедиягә язарлык лаеклы кеше түгел. Аңдый очраклар да бар. Бәхәсле сораулар килеп чыга икән, бергә хәл итәрбез”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев