erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы гаиләсе «Милли киемле Сабантуй – 2026» бәйгесендә призлы өчлеккә керде

Арча районының Түбән Мәтәскә авылыннан Хәсәновлар гаиләсе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы үткәргән «Милли киемле Сабантуй – 2026» республика бәйгесендә өченче урынны яулады.

Июль башында, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы гаилә традицияләрен һәм милли киемнәрнең матурлыгын чагылдыруга багышланган «Милли киемле Сабантуй – 2026» бәйгесенә йомгак ясады.

Бәйгегә Татарстан шәһәрләре һәм районнарында 2026 елгы Сабантуй бәйрәмнәрендә төшерелгән гаилә фотолары кабул ителде. Финалга милли киемнәрдән төшкән фотоларын тәкъдим иткән 11 гаилә чыкты һәм алар халык тавыш бирүендә катнашты.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча беренче урынны Әтнә районының Олы Әтнә авылыннан Фазылҗановлар гаиләсе алды. Алар өчен 1077 кеше тавыш бирде, бу барлык тавышларның 25 процентын тәшкил итә.

Икенче урынны Мамадыш районыннан Давыдовлар гаиләсе яулады. Алар 1028 тавыш (24 процент) җыйды.

Арча районының Түбән Мәтәскә авылыннан Хәсәновлар гаиләсе 832 тавыш (19 процент) җыеп, өченче урынга лаек булды.

Беренче өч урынны алган гаиләләргә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының истәлекле бүләкләре тапшырылачак.

«Милли киемле Сабантуй – 2026» бәйгесе гаилә кыйммәтләрен, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм халыкның милли киемнәрен популярлаштыру максатыннан үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев