erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов: «Безнең максат - бераз булса да ул балаларның көннәрен ямьләндерү»

Арча укучылар сараенда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар арасында рәсем бәйгесе узды

Әлеге хәйрия чарасы район хакимияте, инвалидлар оешмасы, "Мәрхәмәтлек" үзәге, Арча укучылар сарае һәм иганәчеләр тарафыннан оештырылган иде. 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар үзләренең рәсем сәнгатендәге осталыкларын тәкъдим иттеләр. Бирегә алар әниләре яки укытучылары белән килгән иде. Рәсемнәрнең тематикасы узып киткән Ватанны саклаучылар һәм якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көннәренә багышланды. 

Бәйгене башлап йөрүче һәм төп оештыручы Арча районы инвалидлар оешмасы рәисе Илфат Хафизов иде. 

-  Безнең максат - бераз булса да ул балаларның көннәрен ямьләндерү. Мин үзем дә өч яшемнән инвалид калган кеше. Шуңа күрә әлеге балаларның көнкүреше миңа ят түгел. Бүген менә шундый бәйге оештырырга булдык. Минем идеямны хуплап, ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтлемен. Балаларга җылы атмосфера булсын өчен әниләре белән чакырдык. Тернәкләндерү үзәгендәге башка район балалары гына тәрбиячеләре белән килделәр, - диде ул.  

Нәтиҗәләр ясалганнан соң, балаларны иганәчеләр тарафыннан оештырылган күңел ачу һәм тәмле өстәл көтте. Алар җылы чәй эчеп, зур аю белән күңел ачтылар. Һәр ккатнашкан балага диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X