erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы махсус приз алды

21 апрельдә “Алга! Киттек!” республикүләм форумының зона этабы Питрәчтә үтте. Анда Балтач, Арча, Кукмара, Теләче, Балык Бистәсе, Саба, Әтнә, Мамадыш һәм Биектау районнарыннан 369 бала һәм яшүсмер катнашты.

Форумга беренчел бүлекчәләрнең иң яхшы командалары һәм җирле бүлекчәләрнең барлык командалары чакырылган иде.

Форумны ачу тантанасыннан соң өч белем бирү мәйданчыгында эш алып барылды. “Үз эшеңне ничек башларга?”, “Яхшы чара оештыруның сере нидә?” кебек сорауларга җавап эзләнде һәм һәр район үз осталык дәресен күрсәтте. Иң яхшы беренчел бүлекчәләр өчен ачык микрофон эшләде. Алар үзләренең белем-күнекмәләре белән уртаклаштылар. 
Җирле бүлекчә командалары үзләренең видеороликларын күрсәтеп, районда хәрәкәт үсеше өчен әһәмиятле урыннар буенча экскурсияләр үткәрделәр.

Форум “Алдынгылар командасы” республика премиясе нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Лауреатларны һәм җиңүчеләрне экспертлар 5 номинация буенча билгеләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Россия белән булу” патриотик тәрбия һәм тарихи хәтерне саклау өлкәсендәге яхшы эшләргә багышланган номинациядә Лесхоз мәктәбе командасы лаек булды. “Бергә булу” мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә багышланган номинациядә Арча педагогия көллияте һәм Арчаның 6нчы мәктәбе командаларына лауреат исеме бирелде. Балалар иҗтимагый берләшмәләре өчен махсус “Хәрәкәттә булу” номинациясендә Наласа мәктәбе командасы лауреат булды. Барлык районнар арасында махсус призга Арча һәм Саба районнары лаек дип табылды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X