erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы судына яңа судья билгеләнде. Яңа судья бүген ант кабул итте

Яңа судьяга эшендә уңышлар телибез!

 Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2024 елның 15 февраленнән (117) Анна Владимировна Крайнова Арча районы судына судья итеп билгеләнде. 

Арча районы судында Анна Владимировна Крайнова тантаналы шартларда ант кабул итте. 

Беренче тапкыр судья итеп билгеләнгәндә хөкемдарлар ант кабул итәләр: «Бары тик законга гына буйсынып, судья бурычы һәм намусым кушканча үз бурычларымны намус һәм дөреслек белән башкарырга ант итәм". 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча районы суды рәисе Марс Миндубаев Анна Владимировнаны яңа эш урыны белән котлап, эшендә уңышлар теләде һәм суд эшчәнлеге символы буларак махсус кием мантия тапшырды. Хокук саклау органнарында эшләүчеләр Анна Владимировнаны шулай ук яңа эш вазыйфасы белән котладылар, җаваплы эшендә исән-сау, намус белән эшләвен теләделәр. Соңыннан Анна Владимировна белән сөйләштек. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Суд системасында 2006 елдан эшли. Башта Балык Бистәсендә эшләгән. Аннан Кама Тамагы районында һәм менә өченче район Арчада эшли. Суд утырышлары секретаре, судья ярдәмчесе булып эшләгән. Кияүдә. Ике баласы бар. 37 яшьтә. Татарстанда туган. "Ни өчен нәкь менә бу һөнәрне сайладыгыз?", - дип сорыйбыз. "Ниндидер бер  омтылыш бар бу һөнәргә. 2006 елдан эшләсәм дә, бу һөнәрне сайлаганыма үкенгән вакытлар булмады. Киресенчә законга хезмәт итәсем, дөреслекне өстен чыгарып,  гражданнарга ярдәм итәсем, кеше хокукларын яклыйсым килә. Әнием минем шәфкать туташы, әтием полицейский. Арчада менә инде 3 ел яшим. Судья ярдәмчесе булып эшләдем". Анна Владимировна, эшегездә уңышлар сезгә!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X