erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы халкын “Экояз” бәйгесендә катнашырга чакыралар

Республикада санитар-экологик икеайлык дәвамында “Экояз – 2025” бәйгесе уза.

1 апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Икеайлык дәвамында республикада шулай ук “Экояз – 2025” бәйгесе уза. Бүген район башкарма комитетында экология белгечләре, җаваплы җитәкчеләр катнашында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды.

“Бәйгенең төп максатларының берсе – халыкны санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелүче табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов. – Ул берничә номинациядә үткәрелә. Шуларның берсе – “Иң яхшы муниципаль берәмлек”. Ул санитар-экологик икеайлык кысаларында тикшерү нәтиҗәләре буенча бәяләнә. Безнең алда әлеге бәйгедә актив катнашу бурычы тора”.

Киңәшмәдә Арча шәһәрендә, авыл җирлекләрендә чүплекләрне табу һәм бетерүгә юнәлдерелгән бурычлар куелды. Авыл җирлекләрен, мәктәпләр коллективларын, мәдәният хезмәткәрләрен “Экояз” бәйгесендә актив катнашырга чакырдылар.

“Экояз” бәйгесе төрле номинацияләрдә үткәрелә:

“Экоярдәмче”(шәхси номинация):

- кече төркем (18 яшькә кадәр);

- өлкән төркем (18 яшь һәм өлкәнрәкләр).

“Экоберләшмә” (коммерцияле булмаган оешмалар, хәрәкәтләр, мәктәп отрядлары һ. б.).

“Экогаилә”.

“Экокоманда” (мәгариф оешмалары):

- кече төркем (балалар бакчалары);

- өлкән төркем (мәктәпләр).

“Экопартнерлар” (массакүләм мәгълүмат чаралары):

- интернет басмалар;

- телевидение.

“Иң яхшы муниципаль берәмлек” (рейтинг санитар-экологик икеайлык кысаларында күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелә).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев