erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы халкын #МойГеройМояСемья флешмобында катнашырга чакырабыз

Татарстанда 9 майга кадәр социаль челтәрләрдә #МойГеройМояСемья флешмобы уза, анда республика халкы үз гаилә геройларының сугыш еллары тарихлары белән уртаклаша

Чара Совет Армиясенең Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 79 еллыгына һәм РФ территориясендә Гаилә елына багышлана. Флешмоб икенче ел рәттән «Үлемсез полк» онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә. Язмалар хәрбиләр һәм тыл хезмәткәрләре турында да булырга мөмкин. Акциядә катнашуның мәҗбүри шарты булып #мойгероймоясемья хештегын өстәү һәм геройның (Бөек Ватан сугышында катнашучы) фотосы булуы тора.

Арча районында яшәүчеләрне дә ВКонтакте социаль челтәрләрдәге үз битләрендә онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз. Героегыз турында #МойГеройМояСемья хэштегы белән язма урнаштырыгыз. 

Геройларның тарихлары "Арча хәбәрләре" редакциясе  битләрендә дә пәйда булачак. Язма сезнең ВКонтакте битегездә урнаштырылганнан соң, аңа сылтаманы безгә җибәрегез. Сылтамаларны arvestnik@yandex.ru электрон почтасы яки 89393186582 номерына WhatsApp хезмәтенә юллый аласыз. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без дә сезнең герой турында сайтта һәм социаль челтәрләрдә сөйләрбез

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X