Арча районында “Дус сыйныф серләре” бәйгесенең беренче этабы үтте
Дус сыйныф нинди була? Җавапны районда өч көн дәвамында узган бәйгедә 5–11 сыйныф укучылары бирде
Гыйнвар ахырында “Дус сыйныф серләре” бәйгесенең район этабы үтте.
Бәйге өч көн дәвамында Курса-Почмак, Яңа Кенәр мәктәпләрендә һәм Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда барды. Әти-әниләрнең, балаларның, сыйныф җитәкчесенең бердәм эшчәнлеген күрсәтүгә юнәлдерелгән бәйге шулай ук гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен ныгытуны да күздә тота. Быел бәйгедә райондагы 33 мәктәп командасы катнашты. Һәр мәктәпне әти-әниләре белән бергә бер сыйныф тәкъдим итте.
Иң беренче командалар үзләренең сыйныфлары белән таныштырды. Бу бәйгедә һәр катнашучы иҗадилыгын, сыйныф үзенчәлеген, бердәмлеген күрсәтте. Шулай ук һәр сыйныф әти-әниләре белән эшчәнлекләрен чагылдырган күргәзмә оештырган иде. Өченче бирем исә иҗади проектны яклау иде. 2025 елның Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүен искә алып, күп командалар ватанпәрвәрлек юнәлешенә басым ясаган. Һөнәри юнәлешкә басым ясау-чылар да бар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча гран-прига ия булган сыйныф зона этабында район данын яклап чыгыш ясаячак. Быел мондый мөмкинлеккә Арчаның 6нчы мәктәбенең 5“А” сыйныфы лаек дип табылды. Беренче урынны Арчаның 2нче мәктәбенең 6“А” һәм Лесхоз мәктәбенең 7“А” сыйныфлары алды.
Эльмира Лотфуллина, Лесхоз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе: “Безнең Лесхоз мәктәбеннән бәйгедә 7“А” сыйныфы катнашты һәм беренче урын алды. Бу сыйныфның инде “Бердәм сыйныф серләре” бәйгесендә катнашу тәҗрибәсе бар. 5нче сыйныфта укыганда да призлы урын алган иделәр. Шуңа быел катнашырга җиңелрәк булды. Сыйныф җитәкчесе Гүзәл Гатиятова, әти-әниләр белән көн саен әзерләндек. Ватанны саклаучылар елы булгач, без диңгез тематикасына тукталдык, шул ук вакытта үзебезнең мәктәп эшчәнлеген дә, укучыларыбызның уңышларын да күрсәтә алдык. Шулай ук без “Хәтер аллеясы” проектын тәкъдим иттек. Быел без аны тормышка ашырып, сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә аллея булдырырга уйлыйбыз”.
Лилия Җиһангирова, Арчаның алтынчы мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: “Без бу бәйгедә инде дүртенче ел катнашабыз һәм алдынгы урыннар алып киләбез. Безнең укучыларыбыз, республика этабында җиңеп, Кара диңгез буенда да ял итеп кайтты. Бәйгегә әзерләү буенча үзебезнең команда бар. Мәктәп администрациясе һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Быел 5“А” сыйныфы белән катнаштык. Бу сыйныф балалар башлангычтан бик актив булулары белән аерылып тора, аларның әти-әниләре дә бердәм. Сыйныф җитәкчеләре Гөлназ Миннебаева, әле яшь укытучы булуына карамастан, һәр эшкә иҗади карый. Өч атна дәвамында көн саен кичке җидедән уннарга кадәр алар барысы да мәктәптә булды. Бу аларның лаеклы җиңүе”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев