erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында ике «Лада Гранта» бәрелешкән

Юлда алкоголь кулланган хәлдә һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш руль артына утыру аеруча зур куркыныч тудыра. Мондый җавапсызлык юлдагы башка кешеләрнең гомеренә дә яный.

7 августта сәгать 21:14 тирәсендә юл-транспорт һәлакәте була.

Алынган мәгълүматларга караганда, 2000 елгы ир-ат идарәсендәге «Лада Гранта» автомобиле, Балтач ягыннан Казан юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, Бурганов урамына сулга борылган вакытта юл хәрәкәте кагыйдәсен боза. Әлеге йөртүченең транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган, ул шулай ук исерек хәлдә булган.

Чатта ул каршы як юнәлештән турыга хәрәкәт итүче, тигез дәрәҗәдәге юлдан килгән «Лада Гранта» автомобиленә юл бирми һәм аның белән бәрелешә. Икенче автомобиль йөртүче 1996 елгы.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике пассажир төрле тән җәрәхәтләре ала һәм Арча үзәк район хастаханәсенә китерелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре