Арча районында юл һәлакәтендә 4 яшьлек бала зыян күргән
Сәбәпләре ачыклана
6 гыйнварда була бу хәл. Кичке алтынчы егерме минутлар тирәсендә. Олы Әтнә-Ташкичү юлында. Арча-Мари Иле юлыннан Иске Ашыт ягына таба баручы "Лада Калина" машинасы тиешле тизлекне, куркынычсыз дистанцияне сакламый, юл кырыенда торучы "ЗИЛ АПГ" машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, ике пассажир (берсе дүрт яшьлек бала) тән җәрәхәтләре алып, Арча үзәк хастаханәсенә озатыла. Сәбәпләре ачыклана. Бу хакта безгә вакытлыча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфат Шиһабиев хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев