Арча районындагы күппрофильле лицейда инженер сыйныфы эшли
Замана мәктәбенең өстенлекле бурычларының берсе – булачак югары квалификацияле белгечләр әзерләү. Шул максаттан уку йортларында профильле сыйныфлар ачыла, аларда мәктәп укучылары өстәмә белем ала.
2024 елның 1 сентябрендә “Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей“да оештырылган инженер сыйныфы эшчәнлеген нәкъ менә шундый максатны күздә тотып башлады. Бу уникаль инициатива инженерлык дисциплиналарын тирәнтен өйрәнергә омтылучы укучыларга дип исәпләнгән. Биредә балалар, яңа технологияләр һәм инновацияләр дөньясына чумып, проектлау һәм конструкцияләү нигезләрен теләп һәм мавыгып үзләштерә. Уен рәвешендә уздырылган дәресләр балаларга яңа тема һәм күнекмәләрне җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Һәр дәрес теория генә чикләнми, инженерия дөньясына мавыктыргыч сәяхәт һәм анда яшь акыл ияләре экспериментлар ясый, үзләренең беренче проектларын төзи, командаларда эшләргә өйрәнә. Заманча методика һәм инструментларны белгән тәҗрибәле укытучылар җитәкчелегендә балалар робот техникасы, программалаштыру һәм продуктларның тормыш циклы нигезләре белән таныша.
Төшкә кадәр инженер сыйныфы укучылары расписание буенча укый, мавыктыргыч белем дөньясында кайный. Дәресләрдән соң төшке аш вакыты җитә, анда балалар бергә җыелып, үткән материалдан алган тәэсирләре белән уртаклаша. Аннары йокы сәгатьләре – балаларга ял итеп көч туплый торган мөһим момент. Һәр көннең расписаниесе төрле дәресләр белән тулы: алар арасында инглиз телендә театр студиясе, робот техникасы һәм хореография дәресләре, инглиз телендә әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү бар. Казан шәһәренең Speakgglish чит телләр мәктәбеннән килгән инглиз телендә сөйләшүчеләр белән аралашучылар уздырган дәрес балаларны да, әти-әниләрен дә кызыксындырды. Бу түгәрәкләр балаларның иҗади сәләтен үстерә, талантын ачарга мөмкинлек бирә. Бассейнга бару аларның мәктәп тормышын тагын да җанландыра, биредә алар йөзәргә генә түгел, ә актив ялның мөһимлеген аңларга һәм бәяләргә дә өйрәнә.
Балаларның барлык дәресләргә дә кызыксынып йөрүе педагогларга да, ата-аналарга да шатлык китерә. Бу процесста ата-аналарның ярдәме зур роль уйный, алар түгәрәкләрдә актив катнаша һәм балаларының уңышларын хуплый. Без әти-әниләргә, һәр балага белем алганда үзен кадерле һәм ярату тоярга ярдәм итеп, җылы һәм дустанә атмосфера тудырганнары өчен тирән рәхмәтле.
16 ноябрьдә инженерлык сыйныфы укучылары әти-әниләре белән Казандагы инженерлык лицеенда булды, анда алар фән һәм технологияләр атмосферасының эчендә кайнау мөмкинлегенә ия булды. Үзенең инновацияләре һәм укытуга гамәли якын килүе белән танылган мәктәп инженериянең киләчәге турында күбрәк белергә теләүчеләр өчен ишекләрен ачты. Экскурсия барышында әти-әниләр һәм балалар үзләренең белеме, тәҗрибәсе белән уртаклашкан укытучылар белән аралаша алды.
Укучыларның заманча җиһазлар кулланып тәҗрибә үткәрә торган лаборатория аеруча игътибарны җәлеп итте. Өлкәннәр балаларның катлаулы мәсьәләләрне креативлык һәм инициатива күрсәтеп мавыгып чишүләрен сокланып күзәтте. Көн азагында әти-әниләр, әгәр бала мәктәптә беренче сыйныфтан инженерлык сыйныфында укый башлый икән, аның техник объектлар белән эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән фикерләве үсә, дигән фикер белдерделәр.
Ә 25 ноябрьдә республика башкаласындагы инженерлык лицеенда инженер сыйныфында эшләүче укытучылар булды. Аларга гадәти булмаган һәм кызыклы дәресләр атмосферасына чуму өчен менә дигән мөмкинлек бирелде. Дәресләрнең һәрберсе белем дөньясына чын сәяхәткә әверелде, анда төрле дисциплиналар: лингвистика, театр студиясе, музыка, рәсем, робототехника һәм махсус математика бергә үрелеп барды.
Лингвистика дәресләре тере бәхәсләр форматында уздырыла, бу укучыларга инглиз телендә иркен аралашырга мөмкинлек бирә һәм аларның сүзлек запасын киңәйтеп кенә калмый, тәнкыйди фикерләү күнекмәләрен дә үстерә. Тамашачыларны бу көнне Корней Чуковскийның “Муха-Цокотуха“ әкияте буенча куелган зур спектакль аеруча таң калдырды. Инглиз телендәге тамаша, ачык костюмнар, мавыктыргыч музыка һәм оригиналь җырларны үз эченә алган чын вакыйгага әверелде. Һәр детале җентекләп уйланылган декорация тамашачыларны тылсым дөньясына алып кереп китә. Спектакльнең уңышы – талантлы команданың: музыкаль номерларга җан өргән музыка укытучысының, текстның төгәллеген һәм сәнгатьлелеген тәэмин иткән инглиз теле укытучысының, тамашачыларга мавыктыргыч бию мизгелләрен бүләк иткән хореографның һәм иҗат процессы дәвамында балаларга ярдәм иткән һәм аларны рухландырган сыйныф җитәкчеләренең бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсе. Бу проект хезмәттәшлек, креативлык һәм тырыш хезмәтнең чын уңышка китерә алуының ачык мисалына әверелде. Булачак инженерларның игътибарын шулай ук робототехника җәлеп итте, ул теорияне өйрәнергә генә түгел, ә реаль проектлар булдырырга да мөмкинлек бирә. Ә менә катлаулы мәсьәләләрне чишү өчен инструментларны махсус математика бирә, ул да уку программасында аерым урын алып тора.
Инженерлык лицеенда көн вакыйгаларга бай булды: эш моментлары турында фикер алышудан алып проектларны уңышлы тәкъдим итүгә кадәр. Без укучыларның киләчәктә һөнәри үсешенә нигез була алырлык күнекмәләргә ия булуларының, иҗади һәм техник яктан грамоталы белгечләрнең яңа буынын формалаштыруга нигез салынуының шаһитлары булдык. Казан лицее коллективына алга таба да чәчәк атуын телибез.
Йомгак ясап шуны әйтәсем килә: билгесезлектән куркырга ярамый. Үзгәрешләр куркытырга мөмкин, ләкин алар яңа мөмкинлекләргә ишек ача. Көне буе мәшгуль булган балалар тәҗрибә, күнекмәләр һәм үз-үзләренә ышаныч туплый. Инженерлык сыйныфы – ул белем бирү урыны гына түгел, ул һәр балага үз эшенең остасы булырга мөмкинлек бирә торган иҗади потенциал һәм фәнни якын килүнең берләшкән платформасы да. Балагызның киләчәге турында алдан уйлагыз. Бүген сайланган һәр карар, һәр яңа юнәлеш аның иртәгәге юлын формалаштыра. Аңа үзен күрсәтергә, офыкларны киңәйтергә һәм технологияләр дөньясында лидер булырга мөмкинлек бирегез. Без бергәләп мөмкинлекләр һәм яхшы казанышлар белән тулы киләчәк төзи алабыз.
Айгөл Хәйруллина, лицейның инженер сыйныфлары буенча кураторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев