erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районының биш яшь тәрбиячесе “Безнең яңа тәрбияче – 2026” республика грантына лаек булды

Арча районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куючы биш яшь белгеч “Безнең яңа тәрбияче – 2026” республика грантлар бәйгесендә җиңү яулады. Аларга Татарстан Рәисе инициативасы белән 120 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.

“Безнең яңа тәрбияче – 2026” республика грантлар бәйгесендә Арча районы вәкилләре уңышлы чыгыш ясады. Җиңүчеләр исемлегенә биш яшь педагог керде. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов хәбәр итә.

 

“Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшь белгечләгә ярдәм итә. Грант җиңүчеләренә 120 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк тапшырылачак”, – дип яза ул үзенең MAX каналында.

 

Грантка лаек булучылар: Арчаның 8 нче балалар бакчасының укытучы-логопеды Алсинә Шәрипова, 4 нче “Бала үсеше үзәге – балалар бакчасы” тәрбиячесе Илүзә Сәмиева, Арчаның 9 нчы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Адилә Галимшина, Арчаның 7нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Айсылу Гыйбадуллина, Арчаның 2 нче балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе Ландыш Фәхретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев