erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Югары уку йортына укырга кергәндә баллар өстәләчәк

Унберләргә уңышлар!

Арча стадионында Арчаның 6нчы мәктәбе, Яңа Кенәр һәм Курса-Почмак мәктәпләренең 11нче сыйныф укучылары ГТО нормаларын тапшырды.

 

Егетләр һәм кызлар ераклыкка спорт снаряды ыргыттылар, 100 метрга, 2000-3000 метрга йөгерделәр, 3х10 метр араны алга-артка йөгереп үттеләр, ерак-лыкка сикерделәр, төрле юнәлештә тартылдылар һ.б.

– 2022  елда югары уку йортларына кергәндә абитуриент-ларның бердәм дәүләт имтиханнарына ГТОны көмеш һәм бронза билгеләренә тапшыруларына да өстәмә бал языла, – диде Арча районында ГТО буенча белгеч Зөһрә Җамалиева. – Соңгы бер ел эчендә үзенең яшь төркемендә ГТО нормаларын тапшырганда алган бүләкләре дә исәпкә алына.

 – Без Яңа Кенәр мәктәбеннән ГТО нормаларын тапшырырга 15 укучы белән килдек, – дип сөйләде физик тәрбия укытучысы Зөлфәт Хәйруллин. – ГТО нормаларын тапшыруга җитди карарга кирәк. Даими физик хәрәкәтләр белән шөгыльләнергә, йөрергә, йөгерергә, чаңгыда шуарга, футбол, хоккей уйнарга киңәш ителә. Кечерәк класс-ларда укыганда ук балаларга әйтә башлыйбыз: өегездә турник булсын, даими тартылырга кирәк, гантельләр белән шөгыльләнегез, дип. Югары уку йортына кергәндә ГТО нормаларын алтын билгесенә тапшырган егетләргә һәм кызларга балл өстәлүен белгәч, бигрәк тә ГТО тапшыруга, кирәкле әйбер икән дип, игътибар итә башладылар. Ә бу юлы ГТО нормаларын әйбәт тапшырдылар. 15нең 10сы даими спорт белән шөгыльләнүче балалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ГТО нормаларын Яңа Кенәр мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алан Касыймов та тапшырды. Таныш егет. Ул мине һәм күпләрне “Арча” спорт комплексында үткән республикакүләм волейбол ярышларында оста уйнавы белән шаккатырды. ТР волейбол федерациясенең әйдәп баручы белгече Алексей Овощниковны да сокландырды ул. “Арча командасы турында ни әйтерсез?” – дип сорагач, “Арча командасының көчле лидеры бар”, – дип әйтте Алан турында Алексей Овощников. Ә ут, җитез егеткә ГТО нормалары, әлбәттә, кыен бирелми. Бүген Алан: “Тугызынчы елымны волейбол белән шөгыльләнәм, – дип сөйләде. – Республика күләмендә җиңүләр булып тора. Арча стадионында ГТО нормаларын тапшыру тиз үтте, озак, ялыктыргыч булмады. Оештыручыларга рәхмәт. Безнең мәктәптән көрәшче Динар Гатиятуллин аерылып торды, нормаларны шәп тапшырды, әзерлекле егет. Алда әле уку елы дәверендә ГТО сынаулары күп булачак. Кар яугач, безне чаңгы ярышы көтә”.

 – Без ГТО нормаларын тапшырырга 7 бала белән килдек, – дип сөйләде Арчаның 6нчы мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Рәнис Нәбиуллин. – Күбесе спортның нинди дә булса төре белән шөгыльләнә. Физик яктан әзерлекле балалар. ГТО ул балаларның физик әзерлеген тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек. Ул баланы төрле яклап сыный. Җитезлеккә, өлгерлеккә, көчкә һәм инде, билгеле, түземлеккә, үҗәтлеккә, максатчанлыкка, үз дигәненә ирешүчәнлеккә. Мәктәптә укыганда 11 ел дәвамында бала ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнә һәм тапшыра икән – бу бит сәламәтлек! Югары уку йортына укырга кергәндә ГТО билгеләренә балл өстәүләре акыллы уйланылган. Әти-әниләр арасында берничә балл җитмәгән иде, ГТО баллары өстәлеп, улым (яки кызым) укырга керде, дип әйтүчеләр бар.

 Арчаның 6нчы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Салават Абдеев республикада көрәш буенча призлы урыннар алган егет. Шулай ук ГТО нормаларын тапшырды. “ГТО тапшыру авыр булмады, – дип сөйләде ул. – Чөнки әзерлек бар. Көрәш белән бүген дә шөгыльләнәм. 11нче сыйныфтан соң кая укырга керәсемне төгәл генә әйтә алмыйм. Юриспруденциягә тартылам. Ә укырга кергәндә ГТО нәтиҗәсе ярдәм итәр, дип ышанам.

 Курса-Почмак мәктәбеннән ГТО нормаларын 11нче сыйныфта укучы 5 яшүсмер тапшырды. Алар Арча стадионына физик тәрбия укытучысы Хәлил Хәсәнов белән килделәр. “Бездә ГТОга аерым игътибар бирелә, – дип сөйләде мәктәпнең укыту буенча директор урынбасары Гөлия Хәерова. – Мәктәпне тәмамлаганда аттестат белән ГТО билгесе дә (күпчелек алтын) бирелә.  Һәм укырга кергәндә дә бу баллар ярдәм итә”.

 Унберләргә уңышлар телибез. Алда аларны чаңгы ярышлары көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X