«Арча-Уен» спорт-күңел ачу уенында кем җиңде?
Яшьләр тик тормый. Бүген Арча стадионында үзенчәлекле спорт ярышлары узды.
Бүген Арча стадионында "Арча-Уен" спорт-күңел ачу уены булды.
Анда 15 яшьтән 35 яшькә кадәрле егетләр һәм кызлардан торган командалар катнашты. Һәр командада 2 егет һәм 2 кыз иде. Әгәр аларның гомуми яше 100дән ким булса команда беренче төркемгә, ә артса икенчесенә кертелде.
Ярышларга килгәндә, алар бик үзенчәлекле иде. Спортчыларга төрле каршылыклар аша узарга, хәтта Казансуда байдаркаларда да йөзәргә дә туры килде. Бу ярышларны оештыру районның "Форпост" һәм Укучылар сарае откан грант хисабына мөмкин булды.
Ярышларны танталы шартларда район башлыгы Илшат Нуриев ачты һәм командаларга уңышлар теләде.
Уеннар бик күңелле барды . Арча спорт комплексы командасы 1 нче урынны алды. Молодцы! Командада менә кемнәр бар иде: Азамат Һидиятуллин, Евгений Шалагинов, Алия Диярова, Гөлшат Әхмәдуллина. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев