erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча Укучылар сараенда узган тантанада яшь иҗатчылар белән беренче утырыш булды

“Алмаш”лылар белән очрашу узды

24 майда Арча Укучылар сараенда “Алтын каләм” республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең район этабын йомгаклау тантанасы узды.
28 ел дәвамында әлеге фестиваль республикабызның иң талантлы, оста һәм максатчан яшь журналистларын бергә туплый. “Алтын каләм”гә эләгү өчен әлеге өлкәнең һәр тармагын энәсеннән-җебенә кадәр белергә кирәк. Бары зур хезмәт һәм тырышлык аша гына фестивальдә җиңү яуларга була.

Арчаның “Нур” телерадио-журналистика студиясендә шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр “Алтын каләм”нең даими җиңүчеләре. Быел да ел дәвамында иң яхшы эшләүче “Нур”лылар фестивальнең республика этабында катнашачак. 
Район этабына нәтиҗә ясау тантанасында студиягә йөрүче балалар, аларның җитәкчеләре, Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниатуллин, “Форпост” оешмасы җитәкчесе Илназ Зәйнуллин һәм газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин катнашты. 

“15 ел элек барлыкка килгән “Нур” түгәрәге бүген безне һәрвакыт җиңүләре белән куандырып тора. Бу юнәлеш буенча эшләүче балаларыбыз максатчан һәм тырышлар. Биредә алар инде һөнәргә өйрәнеп чыгалар. Берничә елдан сезне республика редакцияләрендә, радио һәм телевидениеләрендә күрергә насыйп булсын. Уңышлар сезгә”, – диде үз чыгышында Укучылар сарае директоры.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быелгы уку елында “Нур” студиясендә белем-күнекмәләр алучы укучыларның һәркайсына төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Ел дәвамында эшләнелгән иң яхшы сюжетлар, проектлар һәм кыска фильмнар күрсәтелде. Аларның тырышлыгына чын мәгънәсендә сокланмый мөмкин түгел. Соңгы тугыз ай эчендә генә дә “Нур”лылар җиде Россиякүләм, биш халыкара, ун республикакүләм кино һәм мәгълүмат чаралары бәйгеләрендә катнашып, алдынгы урыннар яулаган. Быелгы иң зур уңышлары – “Орлёнок” лагеренда  узган 2нче Бөтенроссия яшь кинематографистлар бәйгесендә җиңү. 38 студия арасында районыбызның яшь журналистлары иң яхшылар бишлегенә кереп, 400 мең грант откан.
Әлеге талантлы, үз эшенең осталары булган яшь иҗатчылар белән без “Арча хәбәрләре” редакциясе дә хезмәттәшлек итә башладык. Газетабызның 19 май санында алар белән башлап җибәргән “Алмаш” проектының беренче бите дөнья күргән иде. Яшь иҗатчыларның язмаларын газетада, видео сюжетларын Ютуб каналыбызда даими урнаштырып барачакбыз. Алар белән һәрвакыт элемтәдә торып, очрашып сөйләшүләр, онлайн аралашулар булачак.

“Алтын каләм” фестиваленең район этабын йом-гаклау тантанасы кысаларында беренче зур утырышыбыз узды. Биредә газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин бүгенге онлайн форматка күчкән заманда да “сүз”нең никадәр мөһим һәм кирәкле булуы турында сөйләде. Интернет һәм басма матбугатның бәйләнешен бәян итте. 
“Сезнең эшләгән фильм-нарны, сюжетларны карап, сокланып утырдым. Мондый дәрәҗәдәге җиңүләрегез бар икән, димәк, сез чынлап та үз эшегезнең осталары. Безгә алмаш булырдай яшьләр үсеп килүенә ышанам”, – диде һәм яшьләрне бергәләп эшләргә чакырып калды ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X