Кич бер чыгып керегез әле
Нинди бәйрәм кайгысы быел, диючеләр бар. Аңлашыла, вакыты ул түгел. Тик күңел нидер көтә. Яңа ел бәхетле, шатлыклы көннәр алып килүен, якыннарыбызның исән-сау кайтуларын көтә. Ә балаларга Кыш бабай белән Кар кызы, бүләкләр, уеннар, матур утлар кирәк. Быел Арча үзәге башка елларга караганда да матуррак булып тоелды. Аллеядагы һәр чыршы аллы-гөлле утларга күмелгән. Аны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый, иренмәгез, кичен бер чыгып керегез әле Арча үзәгенә.
Нет комментариев