erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ватанны саклау – чын ирләр эше!

Арча районы да бөтен республика буенча узган «Барысы да үзебезнекеләр» («Все свои») медиамарафонына актив кушылды

17 октябрьдә Арча үзәгендә контракт буенча хәрби хезмәткә кагылышлы мәгълүмат белән таныштыру һәм махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю буенча акция узды. Аны район хакимияте һәм ветераннар советы оештырды.

Кызыксынучыларга контракт төзү шартлары, түләүләрнең күләме, үзләренә һәм гаиләләренә каралган социаль яклау чаралары турында сөйләделәр. Бу хакта язылган буклетлар тараттылар (тулырак газетабызның 4нче битендә укый аласыз).

Акция башланып озак та үтмәде, тышына “Z“ хәрефе язылган махсус тартмага арчалар гуманитар ярдәм китерә башлады. Җылы киемнәр, оекбашлар һәм башкалар. Исемнәрен әйтергә теләмәделәр. “Изгелекне кычкырып эшләмиләр аны”, – диләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Үзебезнең ветераннарыбыз, пенсионерларыбыз  акчалата ярдәм күрсәтте. Утыз мең сум акча җыелды, – диде ару-талуны белмичә егетләребезгә ярдәм оештыруны башлап йөргән, үзе дә актив катнашкан район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Тупланган акчага да әйберләр алабыз. Һәм без аларны посылкага салып җибәрү өчен өйләренә барып егетләрнең туганнарына тапшырабыз. Чөнки әйбер җыясыз, әмма безнекеләргә барып җитми, дип килеп әйтүчеләр булды. Нәкъ менә шуларның исем-фамилияләрен язып бардым, исемлек буенча өләшәбез дә. Авылларга да чыгабыз. Миңа рәхмәт сүзләре язып җибәрәләр. Менә берсе: “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын биргән күчтәнәчләрегез өчен. Якын иткәнегез, хөрмәт иткәнегез өчен рәхмәт. Мин сезнең безгә эшләгән изгелегегезгә шаккаттым. Балам исән-сау чыксын инде бу ут эченнән. Тынычлансын инде дөньялар. Үзәкләр өзелә балалар өчен. Бер тәүлек бер хәбәре юк. Йөрәгем өзгәләнә. Безгә бик авыр бит. Исән-сау гына булсыннан инде балакайларым”. Икенчесе: “Сез калдырган әйберләрне алдык. Аллага шөкер, Әтнәдән посылкаларны безгә китерегез, алып китәчәкләр, дип шалтыраттылар. Безне онытмавыгыз өчен бик зур рәхмәт”.

Ә ветераннарыбыз бу юнәлештә бер дә тик ятмый. Бер кешесе дә булмаган якташлырыбызга посылкалар әзерләү дисеңме, посылкаларына өстәп салырга әйберләр туплаумы, маскировка өчен сеткалар үрүме – барысына да өлгерәләр. Әле дә алар мәш килеп сетка үрә. Иң активлар җыелган. Алар һәркайда бергә һәм беренче.

– Егетләребез исән-сау җиңеп кайтсыннар өчен, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итү йөзеннән тырышабыз. Беренче сетканы гына үрү түгел инде. Ветераннар советы бу юнәлештә бик күп эш башкара. Авылларда да. Ташкичү, Наласа, Пошалым, Күпербаш, Субаш Аты, Югары Аты, Курса якларында сетка бәйлиләр, токмач җәяләр. Хатын-кызларыбыз да, ир-егетләребез дә зур көч куя, – диде хезмәт ветераны Фрадия Шәймуллина. – Без дә аларга ярдәм итәргә тырышабыз.    
#ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре #ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

2
X