erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Арча хәбәрләре» газетасы журналисты Ильяс Фәттаховка - 75 яшь

Хөрмәтле хезмәттәшебез, “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы бүлеге мөхәррире булып эшләүче Ильяс Сәхәп улы Фәттахов 9 декабрьдә туган шәхес

Корайван авылында Гөлбәгъда апа белән Сәхәп абый гаиләсендә 7 бала үсә алар. 5 малай ике кыз. Аллага шөкер, туган нигезе буш түгел. Энесе Вәли гаиләсе белән яши. 
Ильяс абый безнең аяклы энциклопедия. Илдәге сәясәт, район хәлләре, мәкалә язу буенча сорау туса, аңа мөрәҗәгать итәбез. Ул үз фикерен әйтми калмый. Берәр тема буенча сөйләшә башласак, кызыклы яки гыйбрәтле хәлне сөйләп үтә. 

Яхшы журналистлар нәкъ язучылар кебек – алар гомер буе яза.  Аларда иң кыйммәтле нәрсә – тормыш тәҗрибәсе. Ул “Арча хәбәрләре” редакциясендә 51 ел эшли. Дүрт баш мөхәррир, алты район башлыгы белән эшләгән шәхес. “Безгә бәхетле балачак, укырга, үсәргә мөмкинлек биргән, иртәге көнгә өмет белән яши торган совет чоры, без туган илне юк иткән болганчык еллар аша үтеп, яңа зур сынаулы елларга барып кердек”, – ди ул. Һәр чорның үзенең кануннары, катлаулылыклары, тормыш үзенчәлекләре. Ә журналистка халык белән бергә, аның проблемаларын хәл итәргә тырышып эшләве җиңел түгел. 

“Ничек журналист һөнәрен сайладыгыз?” – дип сорыйбыз үзеннән. “Мин мәктәптән үк язарга яраттым, газетага төрле хәбәрләр язып җибәрә идем”, – ди ул. Ә редакциядә Ильяс Фәттаховны актив хәбәрче буларак беләләр, язган хатларын газетада бастыралар һәм өметле журналист дип эшкә чакыралар. Армиядә хезмәт итә, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Корайван мәктәбендә эшләгән аның беренче укытучысы Нурдилә Хәбибуллина: “Сәләтле, зирәк акыллы бала иде”, – дигән бәяне бирә. Берәр шәһәр яки ил Казанга яки Арчага еракмы икән дигән сүз чыкса, Ильяс абый шунда ук линейкасын алып, стенага элеп куелган карта янына килә һәм араның ничә километр ераклыкта икәнен санап чыгара. Мәктәптә географиядән әйбәт укытканнар сезне, кем укытты, дип сорыйбыз. “О-о, безне географиядән Габделхәй абый Һадиев укытты”, – дип укытучысы турында яратып сөйли. 

Журналист буларак, Ильяс абый башыннан ниләр генә үтмәгән?! Шулай бервакыт редакциягә бер ир белән хатын килеп керә.  Үзләренең Арчада бик начар шартларда яшәүләрен сөйлиләр. Шуннан Ильяс абый боларның өенә бара. Андагы хәлне күреп шакката. Кайчандыр бер оешманың подвалы булган кечкенә генә бүлмәдә нибары бер тәрәзә, форточкасы да юк. Балалар (икәү) ак чырайлы. Әтиләре балалар йоклаганчы төн уртасына кадәр урамда йөри икән. Ильяс Фәттахов бу турыда газетага язып чыга. “Югарыдагылар бик авыр кабул иттеләр, – дип сөйли. – Ник андый әйбер яздың, дип бәйләнмәкче дә булдылар. Әмма озак та үтмәде, әлеге ир белән хатын редакциягә кереп, ике бүлмәле квартирга күчтек, дип рәхмәт әйтеп чыгып киттеләр”. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче очрак. Шулай беркөнне авылдан бер әби шалтырата. Июнь уртасы җитә, минем бакча сукаланмаган, ди. Шунда ук Ильяс Фәттахов юлга кузгала. Барып, әби белән сөйләшеп, бакчаны карый да, колхоз рәисенә китә. Колхоз рәисе, Ильяс борчылма, бар кайт син, хәзер сукалатабыз, ди. “Мин әбинең капка төбендәге эскәмиясенә утырдым да, бакча сукалаганны көттем. Әбинең җире сукалангач кына кайтып киттем. Икенче көнне әби сөенеп шалтырата: “Бәрәңгене дә утыртып киттеләр!” – дип. 
Журналист башыннан узган гыйбрәтле хәлләр турында озак сөйләп була. Бу вакыйгалар турында язуны Ильяс абыйның үзенә калдырыйк. Әлегә шушы урында нокта куеп торабыз. Юбилее уңаеннан күңелле очрашулар алда әле. Кулга тагын каләмебезне алырбыз.

Хезмәттәшебез Ильяс Сәхәпович, без сезне 75 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Наилә апа белән тигезлектә, балалар (өч кыз Ләйлә, Ләйсән, Лилия – өч педагог) бәхете, оныклар куанычы белән яшәргә язсын! Кулларыгыз талмасын, языгыз!

“Арча хәбәрләре” газетасы, “Арча” радиосы редакцияләре коллективлары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев