erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчабыз горурлыгы

Роза ханым белән чын күңелдән горурланабыз.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры бинасында композитор Роза Мөхетдинованың “Тамырлар” кантатасы яңгырады.

2004 елда Сәлих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында тыңлаган идек инде аны. Һәм менә егерме елдан соң ул яңадан тамашачы игътибарына тәкъдим ителде.

Тарихи темага язылган бу әсәр классик музыка сөючеләрне үзенә тартты. Зал тулы халык иде. Тын калып, хәтта кул да чапмыйча, бер сулыштан тыңладылар. Соңыннан алкышларга, сәхнәдәгеләрне чәчәкләргә күмделәр.

Кантата - ул солистлар, хор һәм оркестр өчен вокаль-инструменталь әсәр. Соңгы вакытта кантата жанрындагы әсәрләр ишетелми башлаган иде. Шуңа Роза Мөхетдинованың “Тамырлары” музыка сөючеләргә көтелмәгән урыннан бәреп чыккан чиста сулы чишмә кебек барып иреште. Моннан егерме ел элек тә аны шулай таң калып тыңладылар, әле дә ул музыка сөючеләргә саф һава кебек тәэсир итте. Мин үземне музыка белгече дип әйтә алмыйм. Әмма “Тамырлар” беренче аккордыннан ук бөтен барлыгым белән үзенә алып кереп китте. Аның азан белән башланып китүе үк әсәргә ниндидер бер әйтеп бетергесез аһәң өстәде.

“Тамырлар”ның музыкасын Арчада яшәп искиткеч әсәрләр иҗат итүче композитор Роза Мөхетдинова язса, шигырьләре Сөләйманныкы (Җәүдәт Сөләйманов). La Primavera дәүләт камера оркестры сәнгать җитәкчесе, баш дирижёр, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абязов оркестровкасы. Кантата яңа состав башкаруында яңгырады. Монументаль яңгыраш үзенең көче һәм энергетикасы белән таң калдырды. Борынгы риваятькә, безнең бабаларыбыз иленә эләктек кебек тоелды. Кайгы һәм шатлыклары, яктылык һәм караңгылыгы, аерылышу һәм очрашулары, югалтулар һәм табышлары, йөрәк сыкравы һәм шул ук вакытта шатлануы, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән горурлануы – халкыбыз тарихында булган барлык нәрсәләр күз алдыннан үтте. Видеолар ярдәме белән әсәрнең иҗади тарихы бүгенгесе белән очрашты. Әмма иң ахырда шул аңлашылды, киләчәктә кешелекне, һичшиксез, яктылык һәм бәхет, тынычлык һәм чәчәк ату көтә. Илшат Рәхимбай фәлсәфи видеолар куйган. Дөнья яралу минутларыннан безнең заманга тикле вакытны күрсәтү, катлаулы тарихи теманы аңлату өчен, күрәсең. Һәм ул уңышлы килеп тә чыккан. Шигырь юллары, җырлар яңгырый, аны музыка күтәреп ала һәм шуның өстенә видеолар кантатада тасвирланган заманнарга бөтереп алып кереп китә.

Композитор Роза Мөхетдинова поэмада язылган юлларны кантатасы музыкасында тулысынча чагылдырган. Әмма аны халыкка җиткерә алу башкару осталыгыннан да тора. Сәхнәгә татар телендә җырлаган хорлар чыкты. Яшьләр! Яшьләр катнашуы аеруча дулкынландырды, сокландырды. Ул көнне Халыкара бәйгеләр лауреаты “Хыял” хоры, Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте хоры (җитәкчесе Гүзәл Ахунова), “Бәйрәм” ансамбле ( җитәкчесе Гөлназ Әкбарова) – хор дирижеры Әлфия Җаббарова көче белән тупланган зур коллектив чыгыш ясады. Солистлар Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев (тенор), Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова (сопрано), “Фәридә-Алсу” вокаль дуэты (Татарстанның атказанган артисткалары Фәридә Әхмәтшина һәм Алсу Гарифуллина), Роберт Миңнуллин (бас) La Primavera оркестрына (дирижер Рөстәм Абязов) кушылып җырлады. Кантата 19 өлештән тора. Шигъри юлларны язучы, драматург Рабит Батулла, Татарстанның халык артистлары Гөлзадә Сафиуллина һәм Фәнис Җиһанша күңелләрне айкап чыгарлык итеп башкарды.

– 20 ел элек туган сценарийга үзгәртүләр кертелгән. “Тәүбә” бүлеге туган. Дини ягы көчәйтелгән... Кызганыч, мәктәпләрдә татар әдәбияты, татар тарихы бүген аз өйрәнелә. Тамырсыз агач кибә... “Тамырлар” кантатасы татарларны үз тамырларын барларга чакыра. Ваемсызлыктан арынырга һәрберебез көч табармы?! – дип Роза ханымга үзенең фикерен язып җибәргән әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова. – Дирижер Рөстәм Абязов Роза Мөхетдинова белән очрашып, бу шәхесне сәхнәгә чыгармаса, “Тамырлар” кантатасы тумас иде. Композитор белән берлектә тамашачыга, татар халкына шундый зур бүләк ясады ул. Яңа концертның иҗади көчен туплаган шәхес – Гөлзадә Сафиуллина.

Композиторның 200дән артык әсәре бар. Төрле жанрда. Иң мөһим, җитди, үзе яраткан әсәрләре – өч кантата, бер оратория (хор, оркестр, солистлар һәм нәфис сүз өчен), фортепиано өчен әсәрләр, татарча һәм русча эстрада җырлары, романслар, балалар өчен җырлар (бер музыкаль әкият тә бар) – әллә ничә китап чыгарырлык.

– Бервакыт әнинең танышы Җәүдәт Сөләйман безне “Сәләт” лагерена Биләргә чакырды. Бер көнне акрынлап кына ял итә-итә “Хуҗалар” тавына күтәрелдек. Менеп җиткәч елый-елый догалар укыдым. Төшеп килгәндә Җәүдәт Сөләйман очрады. Күз яшьләремне күрде дә: “Язабыз икән әле”, – диде. Шул вакыттан мин яңадан туган шикелле булдым. Сөләйманның татар халык язмышы турындагы поэмаларын укыдым. “Бу минеке”, – дидем. Язмый кала алмадым, җаным таләп итте. Әнә шулай Биләр, Болгар турында җырлар туа башлады. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев Рөстәм Абязовка күрсәтеп карарга тәкъдим итте. Эзләп табып янына бардык. “Әйдәгез соң инде, тыңлап карыйк”, – диде шунда ук кире борырга теләмичә. Болгар афәте турында бер әсәрне, “Иске зират”ны уйнадым. Ахырына кадәр тыңлап та бетермәде: “Алам һәм үзем эшлим”, – диде. Бу сүзләрдән соң күккә күтәрелгән кебек булдым. Шуннан соң һәр яңа кисәкне аңа күрсәттем, киңәшләрен тыңладым. Кантата әнә шулай туды һәм зур уңышка иреште. “Тукай бүләге бирерлек әсәр”, – диде белгечләр.

Роза Мөхетдинова эшләгән Арча педагогика көллиятеннән педагоглар, музыка укытучылары, студентлар да барган иде концертка.

– Мин Роза Шамилевнаны бик яратам, бик хөрмәт итәм. Ул лаеклы ялга киткәнче, без аның белән Арча педагогика көллиятендә бергә бер бүлмәдә эшләдек, – диде музыка укытучысы Диләрә Хәйдәрҗанова. – “Тамырлар” кантатасының 2004 елда премьерасында да булдым. Хәзер дә концертына бардым. Ул масштаб ягыннан шундый зур, татар милләтен дини яктан да, тарихи яктан да тасвирлап, татар халкының нинди көчле икәнлеген күрсәтә торган әсәр. Аның язучылары гына да ни тора! Роза Мөхетдинова һәм Сөләйман икесе бергә иҗат итмәгән булса, мондый ук зур күләмле әсәр, бәлки, тумаган да булыр иде. Йолдызлар кушылды, дип әйтәләр бит. Әсәрнең азан белән башланып китүе, аның Рамазан аена туры килүе дә искиткеч булды. Бөтенесе шулкадәр җентекләп язылган. Шигьри яктан да, аннан музыкасы да. Музыка башкача тәэсир итә бит. Ул йөрәккә үтеп керә. Икесе бергә кушылгач, бөтен күңелне айкап чыга. Күпме вакыттан соң гына яңадан куела алуы кызганыч, әлбәттә. Гөлзада апага рәхмәт. Ул оештырган, диелде. Үз кыенлыклары бар инде аның. Бөтен коллективны туплап бетерүе дә авыр. Премьерада “Хыял” хоры гына иде. Ә бу юлы өч хор, солистлар чыгыш ясады. Монда музыканы аңлаучы, аңа гашыйк кешеләр җыелган. Суламыйча да тыңладылар. Хәтта кеше кул чабарга да куркып, онытып утырды. Безнең музыка бүлегендә укучы студентлар да барды. Аларга да бик ошады. Чыкканда күзләре яна иде. Искиткеч, диделәр.

– Классик музыканы гади кеше аңламый, дип уйлыйбыз. Концертта булганнар миңа атна буе үз фикерләрен җибәрә, – диде Роза ханым. –  Араларында руслар да бар. Телне белмиләр, әмма бу әсәрне күзләрендә яшь белән тыңлаганнар. “Мин классик музыканы яратмый идем”. Биредә башыннан ахырына кадәр елап утырдым. Шундый нык тәэсир итте”, – дип яза берсе. “Татар булуыбыз белән горурланып утырдык. Нинди бай тарихы бар икән безнең халыкның”, – дип яшьләр язып җибәргән.

Узган ел Роза Мөхетдинованың Җәүдәт Сөлайман сүзләренә язылган “Тамырлар” кантатасы Мәскәүнең нәкъ үзәгендә урнашкан Татар мәдәни үзәгенең тарихи залында да яңгырады. Тамашачылар бүләк иткән көчле алкышлар Мәскәүдә дә бу әсәрнең зур уңышка ия булуын раслады. Шундый талантлы якташыбыз Роза ханым белән чын күңелдән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре