erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчабызга 4 Россия чемпионы кайтты!

Котлыйбыз!

8-9 нчы март көннәрендә Казанның "Ак барс" көрәш сараенда 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге узды.
Татарстан җыелма командасында Арча районыннан менә кемнәр көрәште:
Мөхетдинов Әнгам (15-16 яшь, 45 кг), Искәндәров Ислам (15-16 яшь, 70 кг),
Искәндәров Ильяс (13-14 яшь, 45кг), Фәсхетдинов Фәнис (13-14 яшь, 70 кг)  Һәм 4 се дә Чемпион булдылар! Молодцы! Һәр чемпион белән аерым таныштырып үтик.  Наласа мәктәбеннән Мөхетдинов Әнгам 15-16 яшьлек егетләр арасында,  45 кг авырлыкта көрәш буенча Россия Чемпионы! Әнгамнең тренеры Галиев Рәис Фәнисович, беренче тренеры Лотфуллин Таһир Әхмәтович.   Арчаның 6 нчы мәктәбеннән бертуган Искәндәровлар турында.
Искәндәров Ислам 15-16 яшьлек егетләр арасында, 70 кг авырлыкта Россия Чемпионы. Исламның инде бу икенче тапкыр Россия чемпионы титулын яулавы.
Энесе Искәндәров Ильяс 13-14 яшьлек егетләр арасында 45кг авырлыкта  Россия чемпионы!
Егетләрнең тренеры Һидиятуллин Фәнил Фәнисович.                          Лесхоз мәктәбеннән Фәсхетдинов Фәнис 13-14 яшьлек егетләр арасында, 70 кг авырлыкта көрәш буенча  Россия чемпионы!  Тренеры Әскаров Илүс Илдусович.
Егетләрне, аларны тәрбияләгән тренерларны, әти-әниләрне шушы уртак җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар насыйп булсын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X