erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада 17 ел (1989-2006) редактор булып эшләгән Тәлгать Кавиевич Гомәровны юбилее белән котлыйбыз!

70 яшь. Сөбеханалла, әле ул егетләр кебек!

17 ел редактор! Авыр хезмәт. 90нчы еллар. 21нче гасыр башы еллары. Матбугатка илдәге сәясәт белән бергә атларга кирәк. Кимчелекләрне, тормыштагы уңай күренешләрне  күрергә, аларны газета битләрендә яктыртырга, район җитәкчелеге белән килешеп эшләргә кирәк. 90нчы еллар СССР таркалган еллар, базар реформалары, тирән, икьтисади һәм сәяси кризис кичергән еллар.

Безнең баш мөхәррир Тәлгать Кавиевичның журналист һәм баш мөһәррир буларак, тормышка үз карашы, үз фикере бар. Туры сүзле, гадел журналистка, әлбәттә, җиңел булмаган. Баш мөхәррирлектән китәргә туры килә аңа. Яңа Кырлайдагы Г.Тукай музеен җитәкли ул. Шуннан пенсиягә чыга.

Бүген Тәлгать Кавиевич Арчаның бер ресторанында туганнары, дуслары, элеккеге хезмәттәшләре белән юбилеен билгеләп үтте. Бик күңелле булды. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Нәфис сүз остасы, Арчаның 7 нче мәктәбе укытучысы Рәдиф Исмәгыйлев Расих Галимҗанов, Нәзир Фәхретдинов белән мәҗлесне матур итеп алып барды. Тәлгат Кавиевич Әтнә районы егете. Түбән Шашы авылыннан. Алар биш бала үсә. Ике малай, өч кыз. Энесе мәрхүм инде. Кыз туганнары бар да юбилейга килгән иде. Күнгәр мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач, Арча педагогика училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлый. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

Яхшы хәтерлим, 65 яшь тулганда без аның өенә бардык. Баш мөхәррир Исрафил Насибуллин һәм башка хезмәткәрләр белән. Туган көнендә дә ул Казанга эш белән чыгып киткән иде. Журналист язмыйча тора алмый. Шуңа да кичләтеп өенә бардык. Ә, нинди күңелле очрашу булды ул! Тарихи мизгелләр…

Тәлгат Кави улы тормыш иптәше Фәридә белән Арчада яши. Ике кыз үстерделәр. Һәркайсының үз тормышы. Олы кызлары Чулпан Казанда гаиләсе белән яши. Дүрт бала әнисе. Өч кыз һәм бер малай. Бүген Чулпан ире Нияз һәм балалары белән юбилейга кайтты. Ә кече кызлары Алсу Төркиядә гаиләсе белән көн итә. Ул кайта алмаган. Якын ара түгел шул. Кызлар икесе дә югары белемле. 65 яшьлек юбиленда да, бүген дә үткәннәрне искә төшердек. Заманында баш мөхәррир булып эшләгән Тәлгат Кавиевичка җиңел булмаган. Утны—суны кичкән шәхес ул. Ә йөрәк түзә. Әмма түзә—түзә туза да ул йөрәк дигәнең…  Тәлгат Кавиевич вакыт-ваквт кулына гармунын ала... Редакциягә кергәләп йөри.  Сөйләшеп утырабыз. Сөенече белән уртаклашырга берьюлы оныгы белән редакциягә кереп чыкты. 

Тәлгат Кавиевич Гомәров Казанда "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсәсе"ндә укып, диплом алды. 

Шул уңайдан сөйләшеп утырдык, бәхәсләшеп тә алдык. Ул үз фикерендә нык тора торган шәхес. кызыклы әңгәмәдәш. 

- Ник кеше кинәт кенә үлеп китә? - дип сорый ул бездән. Без дә: "Ник?" - дибез.

- Чөнки туганда ук адәм баласына Аллаһы Тәгалә тарафыннан кайчан гомере өзеләсе язылып куелган була. 

Дөнья артыннан кумаска да чакыра ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Шул байлык дия-дия кешенең сәламәтлеге бетә, аннан туплаган байлыгын сәламәтлеген кире кайтаруга тота. Шушы да булыдмы бәхет?! - ди ул.

Ана теле буенча да бәхәскә кереп алдык.

Гаиләдә чиста татарча сөйләшсәң генә, балаң татар телен белер, -- дибез.

-- Мәктәптә, төрле түгәрәкләргә йөреп, кичкә генә өенә кайткан бала белән татарча сөйләшергә вакыт та калмый бит, -- ди әңгәмңдәшебез. -- Ана телендә мәктәптә, урамда, төрле түгәрәкләрдә сөйләшсәң генә телне белеп була. Арчада сез урамда татар телендә сөйләшкән баланы күргәнегез бармы? Тора--бара бетәчәк ул татар теле...

Сүз уңаеннан мин татар конгрессын искә төшерәм.

--Бер елны яшьләр делегациясе Арчага кайтты. Кытай, Америка, Англия, Германиядә яшәүче татарлар белән сөйләшәбез. Сезнең белән татарча сөйләшсәң буламы, дип сорыйм. Һәм татарча сөйләшеп киттек. Тукай телендә сөйләшәбез. Сез татар телен каян беләсез, дип сорыйм. Гаиләдә сөйләшәбез, дип җавап бирде алар.

Без утны--суны кичкән Тәлгат Кавиевичтан: "Ничек дингә кереп киттегез?" -- дип тә сорадык.

--Җан тынычлыгы өчен, -- дип җавап бирде ул.

Тәлгат Кавиевичны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Исән-сау булып, тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын! Һәм дә иҗат уңышлары телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X