erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренче районкүләм җыены узды

1 мартта Арча балалар сәнгать мәктәбендә районыбызның «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасындагы иң актив укучылар очрашты

Елдан артык эшләү дәверендә яшьләр хәрәкәте район күләмендәге мондый зур җыенга беренче тапкыр җыелды. Очрашу узган елга нәтиҗә ясап, ирешкән уңышларны, башкарган хезмәтләрне һәм кызыклы мизгелләрне туплаган видео карау белән башланып китте. Районыбызның актив яшьләрен районыбыз башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. 

- Алдынгылар хәрәкәте районыбызның 800дән артык укучысын берләштерә. Инде 200дән артыгы ант биреп, әлеге хәрәкәткә кабул ителде. Сез бүген бик күп мөмкинлекләр чорында яшисез. Киләчәктә кемнәр булуыгыз бары үзегездән генә тора. Алдынгылар хәрәкәте эш алып барган 13 юнәлешнең дә безнең районда үсүен телим. Ә бу эшне башкарырга сез, яшьләрне чакырам. Сезнең кебек актив яшьләр булганда районыбызның киләчәге яхшы булачак, - дип, залда утыручыларга мөрәҗәгать итте ул. 

"Алдынгылар хәрәкәте" төбәк бүлекчәсенең территорияләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлфия Абдуллина һәм "Алдынгылар хәрәкәте"нең Арча районы буенча кураторы Амил Ибадов очрашуда катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Укучыларны "Алдынгылар хәрәкәте"нең киләчәккә планнары, бүген нәрсә белән яшәве һәм көтеләсе проектлары кызыксындырды. 

- Хәзерге вакытта безнең региональ штабта бик кызу эш вакыты. Уйлыйбыз, планнар корабыз, сезне нәрсә белән булса да шаккатырасы һәм 2024 ел буена хәрәкәттә тотасы килә. Якында гына торган иң күләмле чараларның берсе - апрельдә булачак "Поехали. Алга" форумы. Ләкин узган ел белән чагыштырганда, быел ул зоналарга бүленеп оештырылачак. Арча районы Питрәч зонасында катнашыр дип планлаштырыла, - дип уртаклашты Гөлфия Абдуллина һәм форумда катнашыр өчен волонтерлык эшләрендә катнашкан фотоларны тупларга кушты. 

Амил Ибадов үзе кураторлык иткән 17 район арасында Арча районы "Алдынгылар хәрәкәте"нең иң активлар арасында торуын билгеләп үтте. 

- Соңгы ике айда гына да уникаль эшләр белән аерылып торучылар сез. Махсус киемнәр булдыру һәм рус телендәге мультфильмны татар теленә тәрҗемә итеп тавышландыру башкаларда булмаган хезмәтләр булып тора, - диде ул. 

Республика кунаклары яшьләрне оялмаска, үз фикерләрен кыю әйтергә һәм гел хәрәкәттә булырга өндәде. Әлеге кызыклы аралашудан соң, җыенга килгән 100дән артык укучы икегә бүленеп эш алып барды. 

Бер төркем аудиториядә фикер алышса, икенчесе зур залда эшләде. Медиа ресурсларда эшләүче алдынгылар балалар һәм яшьләр аудиториясе өчен социаль челтәрләрне ничек дөрес алып бару турында сөйләште. Бу осталык дәресе "Алдынгылар хәрәкәте"нең Телеграм-каналы мисалында алып барылды. 

Залда эшләүче зур төркем аерым командаларга бүленде һәм киләсе тугыз айга үз бүлекчәләрендә алып барыласы эшне планлаштырды. Районыбыздагы һәр мәктәптә оештырылган "Алдынгылар хәрәкәте"нең бүлекчәләре үзләренең якынча эшләре белән таныштырды. 

Җыен ахырында күңелле флешмоб узды, матур теләкләр яңгырады һәм истәлеккә фотолар ясалды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

   

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X