Арчада автоледиларны котладылар
Бәйрәм белән
Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юлга чыгып, руль артында хатын-кызлар булган машиналарны туктатты һәм аларны бәйрәм белән котлады. Әлбәттә, гүзәл затларыбыз башта куркып калды. Эшенең нидә икәнен белгәч һәм чәчәк бәйләме сузгач кына, жиңел сулыш алып, хатын-кызларга гына хас матур итеп елмайды.
- Мондый әйберне күргән юк иде әле, беренче тапкыр очрады. Курыктым, - диде Энҗе Касыймова.
Бәйрәм белән, руль артындагы хатын-кызларыбыз!
Бу котлауларга "Беренчеләр" хәрәкәте кызлары дә кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев