erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада беренче тапкыр гадәти спорт төрләрен һәм компьютер уеннарын берләштергән фиджитал ярышлар үтте

Нинди сүз соң ул “фиджитал”? Ул замана яшьләре өчен уйлап табылган физик һәм санлы спортны берләштерүче яңа төр ярышлар. Ягъни уеннар башта спорт мәйданчыгында бара, ә аннан соң компьютерлар артында дәвам итә.

Узган якшәмбедә Арчада беренче тапкыр шундый ярышлар үтте. Уеннар “Беренчеләр лигасы” төбәк проекты кысаларында узды. 
Ярышларга Арча, Балтач, Теләче, Саба, Биектау районнарыннан 7 яшьтән 25 яшькәчә 100дән артык катнашучы килде. Ачылу тантанасында аларны ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда “Беренчеләр хәрәкәте” балалар һәм яшьләр Россия хәрәкәтенең төбәк җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм Арча районы башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. 

“Бүген без яшьләрне күп вакытларын компьютерлар, телефоннар артында уздыралар, дип орышабыз, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Шуңа күрә компьютер һәм спортны берләштерү бик мөһим. Уңышлар барыгызга да! Һәрвакыт беренче булыгыз!”

“Быел мондый ярышлар Татарстанның 7 районында үтсә, киләсе елга алар барлык районнарда да узачак, – диде Тимур Сөләйманов, катнашучыларны сәламләп. – Бүген мин залда башлангыч сыйныф укучыларын күрәм. Алар әле күптән түгел генә “Россия бөркетләре” хәрәкәтенә кушылды. Аларга “Беренчеләр хәрәкәте” символы булган “Барс”лар тапшырылды. Бу балалар инде якын киләчәктә спорт мәйданчыгында да, акыл мәйданчыгында да сезгә көндәшлек тудырачак. Алар сезнең үрнәкне эләктереп алучы яңа буын. Ә сез аларга һәрьяктан үрнәк булырга, һәр өлкәдә дә беренче булырга тиеш. Акыл мәйданчыгында баш миен эшләтергә кирәк булса, спорт мәйданчыгында сез физик көчегезне сыныйсыз, монда инде дуслар ярдәмен тоясыз. “Беренчеләр хәрәкәте” – ул, беренче чиратта, команда рухы”.

Тантана барышында Тимур Сөләйманов һәм Илшат Нуриев “Мин Арча баласы” проекты җиңүчеләрен бүләкләде. Туган як тарихын өйрәнүгә һәм саклауга багышланган әлеге проектта барысы 80нән артык бала катнашкан. Аларның 16сы җиңүче булган. Тантаналы өлештән соң катнашучылар ярышлар үткәрү урыннарына таралышты. Алар үзләрен ике төрдә сынап карады: фиджитал футбол һәм фиджитал бию. Беренче ярышларда һәр команда башта спорт мәйданчыгында мини-футбол уйнаса, ахырдан уен компьютерларда дәвам итте. Ә биюгә килгәндә, аерым катнашучылар экранда күрсәтелгән хәрәкәтләрне ритмга туры китереп кабатларга тиеш иде.

“Спорт һәм виртуаль мәйданчыклардагы баллар кушылып, иң күп балл җыйган командалар җиңүче дип танылды”, – диде “Беренчеләр хәрәкәте”нең Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лия Ильина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча районыннан беренче урыннарны бию буенча кече төркемдә Мәрьям Гыйльметдинова һәм футбол буенча кече төркемдә “Торнадо” командасы (2013 елгы катнашучылар) яулады. 
Җиңүчеләргә Дипломнар, кубоклар һәм электр товарлары кибетенә сертификатлар тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X