erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бал үтте

«Арча балы» яшьләр иҗат-бию проекты сигезенче ел тормышка ашырылып килә

3 май көнне районыбыз мәктәпләре укучылары мәдәният йортына Бөек Җиңүнең 79 елллыгы уңаеннан уздырылган традицион «Арча балы»на җыелды. Арча районы мәгариф идарәсе һәм Укучылар сарае тарафыннан оештырылган иҗади чарада быел 31 коллектив катнашты.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова катнашучыларны сәламләп, һәркайсына уңышлар теләде. «Бүгенге бал буыннар бәйләнешен чагылдыра. Үткәнебез белән бүгенге тоташтыра», – диде ул.

Бию коллективлары чыгышларын районыбызның оста хореографлары, мәгариф идарәсе белгечләре бәяләде. Жюри әгъзалары Арча укучылар сарае каршында эшләп килүче «Сөембикә» бию төркеме җитәкчесе Илһамия Гыйләҗиева, мәдәният йорты хореографы, «Аллегро» бию төркеме җитәкчесе Аида Ондрина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова, мәгариф идарәсе методисты Алсу Ибраһимова һәр биюне игътибар белән карап, мәктәпләрнең бәйгегә әзерлекләрен югары дәрәҗәдә дип бәяләделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бүген чыгыш ясаган кайбер бию төркемнәре безнең әби-бабабайлар сугыш елларында кичергән хисләрне шуның кадәр яхшы итеп җиткерә алды. Безгә бүләк иткән хис-кичерешләр өчен бик зур рәхмәт», – диде Аида Ондрина. 

Чыгыш ясаучы һәр коллективка билгеле бер номинациядә җиңүче исеме бирелде һәм иң яхшы дүрт мәктәпкә кубоклар тапшырылды. 

«Арча балы»ның абсолют җиңүчесе дип Арчаның 2нче мәктәп укучылары танылды. 1 урын Арчаның 1нче мәктәбе, 2 урын Арчаның 7нче мәктәбе һәм 3нче урын Хәсәншәех төп мәктәбе укучыларына бирелде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X