erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада чыгарылыш сыйныф укучылары “Барысын да белем хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!” акциясенә кушылды

Арчаның икенче мәктәбендә районыбызның 11нче сыйныф укучылары математикадан бердәм дәүләт имтиханының база һәм профиль өлешләрен тапшырып караса, бишенче гимназиядә 9нчы сыйныф укучылары математика буенча төп дәүләт имтиханы тапшырып карады.

Акциянең максаты – чыгарылыш сыйныф укучыларын имтихан бирүнең төп үзенчәлекләре белән таныштыру, аларга үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирү белән беррәттән укытучылар белән бергә имтихан нәтиҗәләрен анализлау. 

“Акциянең үзенчәлеге шунда, имтихан тапшыру эшлекле уен формасында оештырылды, – ди район мәгариф идарәсе методисты Ирина Глазкова. – Бүген 100дән артык 11нче сыйныф укучысы һәм 150дән артык 9нчы сыйныф укучысы имтихан тапшырып карый. Ә оештыручылар, күзәтүчеләр ролендә исә 10нчы сыйныф укучылары. Киләсе елга үзләре имтихан тапшырасы укучылар имтихан барышын үзләре күзәтә, биремнәрнең ничек чыгарылуы, аларның ничек таратылуы белән таныша алсын өчен эшләнә бу”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Укучылар имтиханга металл эзләү җайланмасы белән тикшереп кертелде. Телефон, сәгать кебек әйберләр алып керү тыела. Үзең белән бары тик паспорт, гельле ручка һәм су алып керергә генә ярый. Су үтә күренмәле шешәдә булырга тиеш. Барысы да нәкъ чын имтихан биргәндәгечә.

Имтихан биремнәрен тикшергәннән соң өченче көнне укучылар укытучылар белән бергә киткән хаталарны анализлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X