erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада «Ел хатын-кызы» республика бәйгесенең зона этабы узды

«Ел хатын-кызы» бәйгесе - Татарстанда 30 елга якын уздырылып килүче республикакүләм чара

Быел бу бәйгенең зона этабы Арча районында оештырылды. Районыбыз мәдәният йортына Саба, Теләче, Кукмара, Әтнә, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч районнарыннан катнашучылар җыелды. 

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесе Татарстан Республикасы рәисе ярдәме белән уздырыла һәм менә инде өч дистә елга якын хезмәт юлы, язмышы, уңышлары белән үрнәк булырлык гүзәл затларны республикабызга таныта. 

Конкурсның жюри рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» региональ иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы, Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе урынбасары Гүзәлия Минкина бу бәйгенең әһәмияте зур булуына басым ясады. Аның быелгысы Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышлана. 

Бәйгедә катнашучылар берничә номинациядә чыгыш ясады. Арча районы "Һөнәрем - язмышым" һәм "Эшмәкәр хатын-кыз" номинацияләрендә тәкъдим ителде. Ташкичү хуҗалыгында хезмәт куючы районыбызның бердән-бер комбайнчысы Рәмзия Хәбибуллина да, МХО зонасындагы егетләребезгә ярдәм җыю эшендә зур эш башкаручы Алсу Нуриәхмәтова да җиңү яуладылар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйге турында тулырак газетабызның 9 февраль саныннан укый алачаксыз 

 

 

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X