erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада электросамокатлар катнашында юл-транспорт һәлакәте булды

Юлда, шул исәптән ишегалды территорияләрендә дә, электросамокат йөртүчеләргә хәрәкәт иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, тизлекне һәм араны дөрес сайлау аеруча мөһим.

7 августта сәгать 15:15 тирәсендә Арча шәһәренең Бакый Урманче урамындагы 18нче йорт ишегалды территориясендә электросамокатлар катнашында юл-транспорт һәлакәте була.

Алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елгы электросамокат йөртүче, KUGOO M4 Pro маркалы СИМ белән хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз ян аралыкны сакламый һәм шул ук юнәлештә барган HMD M6 Pro электросамокатына (йөртүчесе 2004 елгы) килеп бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2011 елгы электросамокат йөртүче төрле тән җәрәхәтләре белән Арча үзәк район хастаханәсенә озатыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре