erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада фатирник форматындагы әдәби-музыкаль чара узды

Шигърияткә гашыйк яшь райондашлырыбыз гүя бер фатирга җыелды

Арча район мәдәният йортында Бөтендөнья шигърият көненә багышланган "Әйтер сүзем бар" әдәби чарасы "фатирник" дип аталган үзенчәлекле форматта үткәрелде.

Элек популяр булган мондый очрашулар фатирда, кемнең дә булса өендә оештырыла торган булган. Биредә җыр-моң, нәфис сүз җанлы аралашу белән алып барылган. 

Арчада узган чара район мәдәният йортының махсус 80нче еллар стилендә бизәлгән бер бүлмәсендә узды. Бирегә яшь каләм тибрәтүчеләр һәм әдәбият сөючеләр җыелган иде. Кемдер үзе язган шигырьләрне башкарса, икенчеләр танылган әдипләрнекен укыды. 

"Илһамны тавышлардан алам!"

 Арча педагогия көллияте студенты Камилә Халикова үзе язган шигырьләрен беренче булып тәкъдим итте. Аның иҗатындагы төп тема - ул мәхәббәт. Үз күңелендәгесен генә түгел, ә башкалар сөйләгәнне үзе аша уздырып та, шигырь юлларына сала кыз.

"Илһамны каян аласың?" - дигән сорауга "Мин илһамны тавышлардан алам. Кешеләрнең сөйләшүләре, аларның әйткән сүзләре, узып киткән машина яки очып баручы самолет тавышы - болар барысы да миңа илһам бирә", - дип җавап бирде Камилә. 

Балалар бакчасыннан шигырь язучы кыз

Фатирникта иҗат җимешләрен башкаручы Гүзәлия Гаязова рус һәм татар телендә яза. Арча педагогия көллиятендә укый. Үзе язган шигырьләрдән тыш, моңарчы беркем белмәгән, ишетмәгән шигырьләрне укырга ярата. Моңарчы әле иҗатлары өйрәнелмәгән каләм тибрәтүчеләрнең иҗатлары якын аның күңеленә.

"Халык арасындагы әле танылмаган авторларның шигырьләрен эзлим мин. Алар үзләренең шигырьләрен төрле сайтларга, үзләренең битләренә куялар", - дип уртаклашты ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кайчаннан иҗат итә башлавы турында сорагач, "Балалар бакчасыннан ук", - дип җавап бирде. Балалар бакчасыннан кайткан вакытта Гүзәлия җөмләләрен рифмаларга тезеп сөйли торган булган. Ә әнисе аларны язып барган. "Алар бүген дә әнинең яшерен бер почмагында саклана", - диде яшь иҗатчы. 

"Каурый каләм" яшьләрне көтә

Чарада "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Адилә Әхмәтҗанова да катнашты. Үзенең шигырьләрен башкарганнан соң, берләшмәгә яшьләрне җәлеп итәргә кирәклеген әйтте ул. 

"Кайчандыр түгәрәк булып кына эшләп килүче "Тукай якташлары" бүген "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмә буларак хезмәт куя. Биредә хәзерге вакытта күбрәк олы яшьтәге кешеләр. Без үзебезнең рәтләребездә яшьләрне дә күрәсебез килә. Яшьләр белән яңа сулыш кертәсе килә", - дип тамашачыларга мөрәҗәгать итте Адилә Әхмәтҗанова һәм иҗатның бар кешене дә берләштерүен ассызыклап үтте.

Фатирникта шулай ук Арча педагогия көллияте студенты Ләлә Сөнгатуллина, Илназ Абзалов, Дамир Мөбаракшин, Наласа урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Әнвәр Мөхетдинов, мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, мәдәният хезмәткәрләре Фәрдия Дерин, Зөлфия Яббарова, Дилүс Сәләхов тамашачыларны танылган иҗатчыларның әсәрләре белән таныштырдылар. Азат Исмагилов үзе гитарада уйнап, җырлар башкарды. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X