Арчада Гөлара Шәрипованың юбилеена багышланган очрашу узды
Арча үзәк китапханәсендә “Тормыш бит ул матур китап кебек, язучысы аның үзебез” дигән очрашу кичәсе булды
Ул үзешчән шагыйрә, искиткеч матур әсәрләр авторы Гөлара Шәрипованың илле яшьлек юбилеена багышланды.
Гөлара турында мин беренче тапкыр сәхнәдән ишеттем һәм үзен дә күрдем. Буа дәүләт театры җитәкчесе Раил Садриев аның шигырен сөйләде һәм авторын сәхнәгә чакырды. Аннан соң инде күпме еллар үтте. Хәзер Гөлараның шигырьләрен бик күп кеше сөйли, көйгә сала, җырлый, танылган шагыйрәләр аның турында искиткеч матур сүзләр җиткерә. Бу юлы иҗат кичәсенә кайткан республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова Гөлара Шәрипованы “Арчаның асылташы” дип атады, аңа багышлап язган шигырен дә укыды. ТР Мәдәният министрлыгының ресурс үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина аның җилкәсенә милли бизәкле яулык салды.
– Кечкенәдән шигырь яздым дип әйтә алмыйм. Мин көндәлек алып бардым. Бөтен кичерешләр шунда булды. Күңел касәсе мөлдерәмә тулган булган, күрәсең, төпчек дүртенче улым туганнан соң барысы да ташып чыкты, – диде Гөлара ханым. – Шигырьләремне Вкдагы ”Күңел көзгесе” дигән төркемгә куйдым. Беренче тапкыр исемсез. Хисләремне белгертергә оялдым. Аннан укучыларым күбәйде. “Тормыш китабы” дигән үз төркемемне булдырдым. Башта көнгә 3-4 шигырь куя идем. Хәзер ничек кабул итәрләр, дип куркыбрак бирәм.
Аңа турыдан-туры юл – Язучылар берлегенә. Әмма Гөлара берлеккә керү турында уйламый. “Шулай үзем өчен, яраткан укучыларым өчен язып торыйм әле”, – ди тыйнак кына елмаеп. Ә укучылары аның бик күп. Очрашуда үзешчән шагыйрәнең күп шигырьләре яңгырады. Күп, дибез, әмма ул әле барлык әсәрләренең йөздән бер өлеше генәдер. 2017 елда басылып чыккан “Баллы көзләрем” китабында гына да 171 шигыре урын алган. Ә аннан соң инде күпме еллар үткән.
– Шигырьләрем үзем кебек гади, эчкерсез. Аларда минем уй-фикерләрем, күңелем түрендәгесе, кайчак үземнән дә качырып йөрткән серләрем, тормыш тәҗрибәм, хис-кичерешләрем, – дип яза Гөлара Шәрипова әлеге китабында.
Бер шул сүзләрне укыйм, бер Гөларага карыйм. Чыннан да, бик гади, артыгы белән тыйнак, шул ук вакытта аралашырга шуның кадәр рәхәт кеше ул. Аның йөзеннән дә, күзләреннән дә нур бөркелә. Менә шул нур бәреп чыгып, шигырь юлларына әверелә дә инде.
Иске Төрнәле кызы ул. Алты балалы гаиләдә туа. Абый, апалары, әти-әнисе мәхәббәтенә төренеп үсә кыз. Педагогика көллиятен тәмамлый. Шура авылына укытырга китә. Ингел исемле егет белән таныша, гаилә кора. Бер-бер артлы ике уллары дөньяга килә.
– 1998 елда язмыш безне туган авылга кайтарды. Балалар киләчәге турында да уйладык. Йорт җиткезеп чыктык. Бухгалтериядә эшләдем. Өченче улыбыз туды. Шунда безне язмыш тагын сынарга булды – йорт-җирләребез янып бетте. Казанбашка төштек. Тау башында урнашкан йортны сатып алдык. Авылны, кешеләрен беренче күрүдән үк яраттым. Мәктәптә, балалар бакчасында эшләдем. Мине илһамландыручы дүртенче улыбыз Азатны алып кайттым, – диде Гөлара Шәрипова.
Хәзерге вакытта ул яраткан әни генә түгел, дәү әни дә. Өч улы гаиләле. Яннарында төпчекләре генә калган. Бик бай ханым ул. Чөнки аны яратучылар, якын итүчеләр чиксез күп. Бу кичәгә дә туганнары, дуслары, остазлары, укытучылары, курсташлары, иҗатташлары авылдашлары, күршеләре җыелып килгән иде. Матур теләкләрен җиткерделәр, болай да чәчәктәй балкып утырган кичә героен чәчәккә күмделәр. Иҗат кешесе картаймый, диләр. Аның күңеле мәңге яшь булып кала. Димәк, Гөлара ханымның әле яшьлеге чәчәк аткан вакыты гына, дип, аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев