Арчада якташ язучылар катнашында мәктәп укучылары белән очрашулар һәм пленар утырыш узды
Күренекле язучылар, шагыйрьләр һәм журналистлар туган авылларында мәктәп укучылары белән очрашты
26 февраль көнне Арча районына шушы җирлектә туып үсүче танылган иҗат сөючеләр җыелды.
Рифат Җамал, Риман Гыйлемханов, Гүзәл Әдхәм, Вакыйф Нуриев, Наилә Ахунова, Гәүһәр Хәсәнова, Гөлчирә Нәҗметдинова, Зиннур Тимергалиев –иҗатның төрле өлкәләрендә хезмәт куючы хөрмәтле якташларыбыз. Яңа Кенәр, Казанбаш, Сеҗе, Утар-Аты, Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылары һәм укытучылары әлеге шәхесләр белән күрешү бәхетенә иреште.
Әдәби очрашулардан соң, әдипләр Арчаның Г. Курсави исемендәге лицеена пленар утырышка җыелды. Биредә район мәктәпләренең татар теле укытучылары, китапханәчеләр, укучылар һәм туган тел өчен җан атып яшәүче райондашлар катнашты. Чараны район башлыгы Илшат Нуриев ачты.
- Үземнең Арчада тууым, биредә яшәвем һәм эшләвем белән горурланам. Безнең телне югалтырга хакыбыз юк дип саныйм. Бу өлкәдә башкарган эшләребез күп. Эшлиселәре дә байтак, – диде ул.
Район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина мәгариф өлкәсендә милли мәсьәләләрнең торышы турында эчтәлекле чыгыш ясады.
«Мәктәпкәчә белем бирү оемаларыннан башлап, һөнәри белем бирүгә кадәр бу өлкәдә эш эзлекле рәвештә алып барыла. Белем бирү структурасына 16 база, 17 төп, ике башлангыч, 21 филиал, 48 балалар бакчасы һәм ике өсәтә белем бирү оешмасы кергән. Барлыгы 6041 бала белем һәм тәрбия ала. Республикакүләм бәйгеләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз даими рәвештә грантлар ота, призлы урыннар яулый, районыбыз данын еракларга җиткерә. Районда сәләтле балалар белән эш алып барыла», – диде ул һәм узган ел дәвамында ирешкән уңышлар белән таныштырды.
Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Дәүләтбаева район китапханәләрендә алып барылган якташ язучылар белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
Очрашу кунакларының урыны бу көнне сәхнә түрендә иде. Алар һәркайсы төпле фикерләре, кызыклы истәлекләре, иҗат җимешләре белән уртаклашты. Рифат Җамал чыгышын Арчага багышланган шигыре белән башлады. «Бүгенге очрашу безнең өчен зур бәйрәм. Һәркайсыбыз бирегә шатланып килдек», – дип сүзен дәвам итте. Мондый очрашуларның бөтен районда да булмавын әйтеп, район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Сеҗе авылы мәктәбе укучылары белән очрашуда булган татар язучысы, журналист Вакыйф Нуриев укытучыларның һәм укучыларның осталыкларына соклануын белдерде.
«Арча ягында гына әдәбият, сәнгатькә гашыйк фидакарь кешеләр яши», – диде.
Мөхәммәт Мәһдиевның кызы, танылган тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова әтисенең әсәре буенча төшерелгән "Кеше китә, җыры кала" сериалының 9 май Җиңү көне бәйрәменә күрсәтеләчәген әйтте.
«Мин шушы Арча җиренең һавасыннан, суыннан яралган бер кешемен. Әтинең дәвамчысы буларак, гомер буе аның архивы белән эшләдем. Аның фәнни хезмәтләрен зур җыентыкка җыеп чыгардык. Тиздән чыгачак сериалны түземсезлек белән көтәбез. Китап укудан читләшкән хәзерге буынга әдәби әсәрләрнең мондый форматта чыгуы уңайрак булыр дигән өметем бар», – диде ул.
Иҗат сөючеләр белән очрашу «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
Видеолар:
Танылган журналист Риман Гыйлемханов һәрнәрсәнең уңай ягын күреп яшәвен сөйләде
Наласа авылында яшәүче балалар шагыйрәсе Гөлчирә Нәҗметдинова
Арчада яшәп иҗат итүче әдип Зиннур Тимергалиев иҗатта булачак яңа исемнәр турында
Мирҗәм авылында туып үскән шагыйрь Рифат Җамал мәхәббәт шигырьләрен башкарды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев