erid:2VtzquqpS7d
Арчада ике дөнья чемпионы көрәште ( ВИДЕО)
Арча яңалыклары

Арчада ике дөнья чемпионы көрәште ( ВИДЕО)

Берсе тренер, икенчесе- аның укучысы.

Берсе - Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов, икенчесе - аның укучысы Арчадан Динияр Моратов. Яңа Кенәр мәктәбе спортзалында үткән көрәш ярышында очрашты алар. Бар да "ах!" итеп аларны күзәтте. Икесе дә көчле көрәшчеләр. Көрәшне аңлаганнар: "Илшат җиңәчәк", дип күзәтте. Нишләп, дип сорагач, Илшатның көрәш тәҗрибәсе зуррак, диделәр. Шактый тартыштылар. Бәлки кемдер: "Яхшы спектакль!",- дип күзәткәндер. Һәм, чыннан да,Илшат җиңде! Котлыйбыз! Нәтиҗә:

85кг

1. Илшат Фазылҗанов ( "Кырлай")

2. Динияр Моратов (АПК)

. Айнур Сөнгатуллин ("Северный")

4. Рәмис Галиев ("Игенче")

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев