Арчада юл иминлеге комиссиясе утырышы узды
Комиссия утырышын район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.
Кызганычка каршы беренче чынлап торып яуган ак карга куанырга да өлгермәдек дүрт райондашыбызның гомерләрен өзгән юл фаҗигасе турындагы коточкыч хәбәр таралды.Районның юл иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы да нәкъ менә шул фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау һәм киләчәктә мондый аяныч хәлләрне кисәтү чараларына багышланды.
Арча районы ГАИ җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белдергәнчә' юл һәлакәте "Рено Логан" автомобиле йөртүчесенең тизлекне арттыру нәтиҗәсендә идарәне югалту аркасында килеп чыккан. Юл вакытында чистартылган булган.
- Шулай да бу урында кисәк үр төшү һәм тизлекне 70 чакрымнан арттырмау турында өстәмә юл билгеләре урнаштырырга кирәк , - диде ул.
Район башлыгы машина йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен үтәвен күзәтүне көчәйтү, өстәмә яктырткычлар һәм юл билгеләре урнаштыру, мәктәп автобусларына контрольне арттыру һәм юл иминлеген тәэмин итүгә юнәлгән башка чаралар турында күрсәтмә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев