erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды

Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан район мәдәният йортында тантаналы чара узды

Бүген Арча район мәдәният йортына районыбызның мәдәни учакларында, китапханәләрендә эшләүче хезмәткәрләр җыелды. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, район мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Наилә Дәүләтшина сәламләде.

«Районыбызда булган бер генә чара да сездән башка узмый. Сез ел әйләнәсе эшлисез. Кемгәдер райондагы чаралар бәйрәм булса, сезнең өчен ул зур хезмәт. Алдагы көннәрдә дә шулай матур итеп халыкка хезмәт итәргә язсын. Мәдәният өлкәсенә караган төрле программаларда катнашып торабыз. Шура авылында яңа клуб салдык, Сөрде клубын бик яхшылап ремонтлап чыктык, Казан арты музее ремонтланды, Иске Кырлай клубы төзекләндерелде, үзәк китапханә бинасы яңартылды, Яңа Кырлайда музей реставрация үтте. Киләчәктә төзекләндерү кирәк булган калган клублар да эшләнер дип уйлыйбыз. Мәдәният өлкәсе – кеше күңелендә аерым бер мохит ул. Мәдәният буыннан-буынга гореф-гадәтләрне, тарихны җиткерә. Бу эштә дә сезнең тырышлык зур», – диде Ренат Гатиятов.   

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә бу өлкәдә аеруча мактауга лаеклар бүләкләнде. Мәдәниятне үстерүдә керткән хезмәте өчен Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Алена Ганиевага ТР мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе тапшырылды. Район мәдәният йортына керткән өлешләре һәм хезмәтләре өчен Арча районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр: Казан арты музееның этнография бүлеге мөдире Гөлүсә Хаҗиева, Казан арты музееның фәнни хезмәткәре Регина Әхмәтгалимова, Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлнур Солтанова, Урта Сәрдә клубы мөдире Илфира Зарипова, Ташкичү авылы китапханәчесе Венера Мостафина, Яңа Кенәр авылы китапханәсе мөдире Суфия Гәзизова, Сорнар авылы китапханәсе мөдире Рамилә Ибраһимова, Арча үзәк китапханәсе хезмәткәре Асия Ибраһимова, Ташкичү авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.  

Район мәдәниятен үстерүдә керткән өлешләре өчен Арча районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр: Мөхәммәд Мәһдиев музее мөдире Халидә Габидуллина, Арча район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова.

Пладосовхоз клубы мөдире Нәсимә Гарифуллинага Арча шәһәре муниципаль берәмлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр: Түбән Мәтәскә авылы китапханәчесе Алинә Вәлиева, Наласа авылы китапханәчесе Гөлчәчәк Сабирҗанова, Апаз авылы китпханәчесе Рамилә Вилҗанова, Күлтәс авылы китапханәчесе Айсылу Гарифуллина, район мәдәният йорты хезмәткәре Дилүс Сәлахов, Айван авылы мәдәният йорты директоры Рәмзия Минашаева, Субаш Аты авылы клубы мөдире Ләйсән Йосупова, Шурабаш авылы мәдәният йорты директоры Халисә Лотфуллина, Якты Көн авылы клубы мөдире Лилия Мөхәмәтгалиева, Лесхоз авылы мәдәният йорты директоры Альмира Хәнәфиева, Мөндеш авылының күпфункцияле үзәк мөдире Гульнур Фасхуллина, Шура авылы клубы мөдире Клара Хөсәенова, Урта Сәрдә клубы мөдире Илфира Зарипова.   

Район мәдәният идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр: Байкал авылы клубы мөдире Гүзәл Самигуллина, Түбән Пошалым авылы клубы мөдире Гөлсинә Саттарова, Күлтәс авылы китапханәсе мөдире Айсылу Гарифуллина, Арча балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәре Ләйсән Гатауллина, Апаз авылы мәдәният йорты директоры Алмаз Хаҗиев, Шушмабаш авылы мәдәният йорты директоры Динар Бариев, Сорнар авылы клубы мөдире Фәнис Тимашев, районда узган чараларда һәрдим актив катнашучы Рузалия һәм Фидәрис Мортазиннар, Илназ Шәрәфиев, Алисә Шамилова.   

Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләре профсоюз берлекләре комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр: Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ирек Яппаров, район мәдәният йортының кинооператоры Илназ Афзалов, Казан арты музее хезмәткәре Ирина Синичкина, Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Валентина Валиуллина, Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлнара Гәрәева, Мөхәммәд Мәһдиев музее мөдире Халидә Габидуллина, Арча район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Дәүләтбаева, Иске Кырлай китапханәсе мөдире Венера Хамзина, Чиканас авыл китапханәчесе Алсу Хатыйпова, «Җидегән чишмә» театрының режиссер ярдәмчесе Гүзәл Нигъмәтҗанова.  

Арча профсоюз комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр: Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәре Лилия Гыйниятова, Пладосовхоз китапханәчесе Елена Фархуллина, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәре Тимур Круговой, Сеҗе авылы мәдәният йорты директоры Гүзәлия Ялалова, Курса Почмак мәдәният йорты директоры Сәрия Фәсхиева, Арча күпфункцияле үзәгенең сәнгать җитәкчесе Ләйсән Ялаева, район мәдәният йортының халык иҗаты буенча методисты Фәрдия Дерин.

Бәйрәмгә җыелучыларга бүләк итеп, Әтнә  татар дәүләт драма теары «Үзебез сайлаган язмыш» спектаклен күрсәтте.          

Белешмә
25 март – РФ мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Тарих битләренә күз салсак, Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең, иҗади һөнәр ияләренең, шулай ук мәдәни мирасны саклаучыларның һәм популярлаштыручыларның әлеге һөнәри бәйрәме РФ Президентының 2007 елның 27 августындагы Указы белән билгеләнгән.
Арча районында бүгенге көндә мәдәният өлкәсендә эшләүче 136 оешма бар: 75 мәдәният йортлары һәм клублар, 55 китапханә, 5 музей. Аларда 400дән артык кеше хезмәт куя. Биш халык театрыбыз бар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев